Логотип
Яңалыклар

Туган көнең котлы булсын, «Тәртип»!

«ТӘРТИП» радиосының туган көне җитә икән бит! Яз көне, 16 апрельдә бөреләр уянганда, тал песиләре күренә башлаганда туган ул!

Кояш җылысы, гөрләвекләр җыры булып, сөенечле яңа хәбәрләргә тулып, ягымлы көйләре белән илһам һәм өмет чаткылары уятып һәр өйгә керергә дип туган...Ул элеккеге «чыбыклы» Татарстан радиосының эшен лаеклы дәвам итә. Шулкадәр бай архив анда! Күпләр инде «Тәртипле иртә», «Галиҗәнап театр», «Тел дигән дәрья бар», «Мәгърифәт нуры», «Әниләр һәм бәбиләр» кебек тапшыруларның эфирга чыгуын көтеп ала. Унбер ел дәвамында тапшыруларда 70 тән артык автор һәм алып баручы катнашкан. 27 төрдәге сәхифә һәм тапшыру эфир дулкыннарына чыккан. Әдәбият, мәдәният, тарих дөньясына кагылышлы тапшырулар, шигырьләр, әдәби әсәрләр, гамьле әңгәмәләр... Ни генә юк «ТӘРТИП»тә! Яраткан артистларның тавышын ишеттереп, матур җырлар тыңлатып, татар милләтенә тугры хезмәт итүче шәхесләр белән таныштырып, татар халкына никадәр рухи байлык бирә, телебезне саклап калуда нинди мәртәбәле эшләр башкара ул. «ТӘРТИП»тә яңгыраган бер генә сүз, җөмлә дә кешенең язмышын үзгәртеп җибәрә ала, диләр. 

Ел саен туган көннәрен билгеләп үтеп, концертлар куеп, волейбол ярышлары үткәреп, яңадан-яңа проектлары белән радио тыңлаучыларны шатландырып яшәгән бу  коллектив «ТӘРТИП»нең туган көненә тагын сюрприз әзерләгән. 15 апрельдә узачак «ТӘРТИП»ле ТЕАТР яки Уйныйбыз да, уйлыйбыз да!» дигән бәйрәмдә әнә республикабызның 11 театры катнашачак.  Бәйрәм башланыр алдыннан һәм тәнәфес вакытында пластинкадан кабатланмас җырларыбыз яңгырап торачак, кушылып җырларга, билгеле шәхесләр белән аралашырга мөмкин булачак. Ә тамаша үзе яраткан артистларыбыз катнашында узачак, спектакльләрдән өзекләр күрсәтеләчәк, театр легендасы булган шәхес сәхнә түрендә утырачак!

Болар хакында журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә «ТӘРТИП» радиосы баш редакторы Ризәлә Исмәгыйлева, радиотапшырулар редакторы Ләйлә Гыймадиева, «Галиҗәнап театр» сәхифәсен алып баручы актриса Луара Шакирҗанова, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов сөйләде. Татарстанның атказанган артисты Илнур Байназаров гитарада уйнап җырлап, «ТӘРТИП» нең туган көне сулышын җиткерде.

                                                                                           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар