Логотип
Яңалыклар

Цифралы приставка сатып алган өчен субсидияләр бирелә  

14 октябрьдән Татарстан  цифралы телевидениегә күчә. Шул рәвешле республика халкы  бушлай 20 канал карый ала.  

 

14 октябрьдән Татарстан  цифралы телевидениегә күчә. Шул рәвешле республика халкы  бушлай 20 канал карый ала.  Әлегә аналог телевидениесен Татарстанда 118 мең хуҗалык  карый. Телевизор 2012 елдан иртәрәк чыккан очракта цифралыга күчү өчен махсус приставка алырга кирәк булачак. «Ул барлык почта бүлекчәләрендә сатыла», – дип хәбәр итте бүген Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында  Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры  Айрат Хайруллин.  

Цифралы телевидениегә күчкәч, аналог телевидениесе сүндерелә. Ул хәзерге вакытта Беренче канал, Россия 1, НТВ, Пятый каналны караганда экран почмагында А хәрефе  булган  яшәүчеләргә кагыла. Аларга махсус приставка сатып алырга кирәк булачак.  Кабельле, спутник, интернет телевидение  абунәчеләре  бушлай тарифка күчә ала.  

Цифралы телевидение сигналын тоту өчен приставка алган чыгымнарны каплау максатыннан, Татарстан хакимияте  компенсация билгеләде. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау  министры Эльмира Зарипова белдерүенчә, приставканың бәясе – 1000 мең сум күләмендә. Аны алу өчен җиһазны  сатып алу һәм урнаштыру хакындагы  документ һәм  гаиләдәге һәр кеше башына тигән керем турындагы белешмә кирәк булачак. Ул кемнәргә  билгеләнә: аз керемле күп балалыларга, инвалид бала тәрбияләгән гаиләләргә,  кереме 20 меңнән артмаган ялгыз яшәүче пенсионерларга, пенсионер гаиләләргә,  инвалидларга. Документларны  агымдагы елның беренче  декабренә кадәр материаль ярдәм күрсәтүче  республика үзәге  бүлекләренә тапшырырга кирәк.   

Сораулар туганда  шалтыратыр өчен  министрлык кайнар линия ачкан: 8-800-222-8-716. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар