Төркиянең Казандагы Генераль Консулы Турхан Дилмач шәхси фотокүргәзмәсен тәкъдим итте

өркия Республикасының Казандагы Генераль Консулы Турхан Дилмач шәхси фотокүргәзмәсенә кунаклар җыйды. Күргәзмә Генераль Консуллык ачылуның 20 еллыгы уңаеннан оештырылган.
Төркиянең Мәскәүдәге илчесе Турхан Дилмачның фотосурәтләрен күреп: “Эшләрең яхшы гына килеп чыккан, әйдә, күргәзмә оештыр”, - дип киңәш биргән. Шул рәвешле, консул күргәзмәсен консуллыкның 20 еллыгына багышларга уйлаган. Күргәзмәдә барлыгы 30 фотография.
“Сезне консуллыкның 20 яшьлек туган көнендә күрү минем өчен зур шатлык”, - диде Турхан Дилмач күргәзмәгә килүчеләргә. Ул Төркиянең Казандагы Баш консуллыгы Россиядә беренчесе булуына ишарәләп: “Без моның белән горурланабыз”, - диде.
“Төркия белән Россия мөнәсәбәтләрендә катлаулы чор артта калды. Президентларыбыз иртәгә Кытайда тагын бер кат очрашачак”, - диде Турхан Дилмач һәм шушы чорга бәйле хатирәсе белән уртаклашты. “Бу чорның иң киеренке вакытында бер көнне иртән эшкә килдем. Хезмәткәрләребезнең берсе “сезгә Дәүләт Киңәшчесе шалтыратты” диде. Дәүләт Киңәшчесе сүзен төрекчәгә тәрҗемә иткәндә, аның мәгънәсе бераз югала. Башта аңлап бетермәдем. Аннары “Шәймиев шалтырата” дигәч, беренче Президент яки “Бабай” дип әйтергә кирәк дип төзәттем”, - дип шаяртып, кунакларны көлдерде.
Консул Минтимер Шәймиевнең биргән киңәшләрен дә әйтеп узды. “Бабай менә шулай диде: Төркия һәм Россия – ике зур дәүләт. Моңа кадәр дә илләр арасында кайбер проблемалар булган иде, хәзер дә күңелсез хәлләр барлыкка килде. Иң мөһиме – эшне дәвам итәргә. Баш консуллыкның эшләрен күзәтеп барам – яхшы эшлисез. Төркия, Россия, Татарстанның файдасына эшләрегезне дәвам иттерегез”, - дип сөйләде Турхан Дилмач.
Ул Шәймиевнең “һич борчылмагыз, кайгырмагыз, күңелегез төшмәсен” дигән сүзләр белән канатландырганын әйтте. “Минтимер Шәймиевнең бу сүзләре безнең өчен бик мөһим иде. Без 20 ел дәвамында Россия илләре, аның кысаларында Татарстан һәм башка республикалар, төбәкләр белән хезмәттәшлегебезне ничек алыр бардык, киләчәктә дә багланышларыбызны шулай үстерәчәкбез”, - дип ышандырды консул.
Турхан Дилмач үзенең фотографияләрен профессиональ иҗат җимешләре дип санамый, шулай да аларның күңел көзгесе аша төшерелгәнен әйтә.
"Төркия һәм Россия арасында булган низаг - Аллаһтан бер сынау"
Татарстан митрополиты Феофан тәбрикләү чыгышында консуллыкның 20 еллык юбилееның ниндидер купшы шоу белән түгел, ә фотографияләр күргәзмәсе рәвешендә тыйнак билгеләп үтелүен мактап телгә алды. Ул дипломатның Төркия һәм Россия, Татарстан мәнфәгатьләрен бертигез күреп эшләгәнен ассызыклады. “Фотографияләр – шуның дәлиле. Фотосурәтләр консулның спорт, табигать белән дә кызыксынуын күрсәтә. Аларда Татарстан, Россия тормышының тулы спектры чагылыш таба. Кем белә, бәлки, берничә дистә ел узгач, бу фотографияләр Россия һәм Төркия державаларын тоташтыручы иң яхшы күперләрнең берсе булыр”, - дип белдерде Феофан.
Ул Төркия һәм Россия арасында булган низагны Аллаһтан бер сынау булуын билгеләп узды. “Аллаһ безнең бер-беребезгә кирәклегебезне күрә. Без күршеләр кебек яшибез. Ә күрше булса, аңлый, ярдәм итә торган булырга тиеш”, - диде Феофан. Ул Төркиянең соңгы айларда террорчылык белән бәйле авыр сынаулар кичерүен искәртте. “Без бу юнәлештә бергә булырга тиеш”, - диде митрополит.
“Бу фотолар барысы да балаларым кебек якын. Аларны күңел биреп төшердем”, - диде Турхан Дилмач журналистларга. Ул гаиләсе сурәтләнгән “Кичке әкият” фотосурәтенә тукталды. Анда хәләл җефете балаларына китап укып утырган мизгел тасвирланган. Консулның шулай ук, балыкчылар сурәтләнгән фотографиясе бар. “Кышын 31 градус салкында елгада балык тотып утырган кешеләрне төшердем. Минем өчен фотография сәнгате белән шөгыльләнү Казанның, Татарстанның төрле урыннарын күрү өчен яхшы мөмкинчелек булды”, - диде Турхан Дилмач.
чыганак - http://tatar-inform.tatar/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.