Логотип
Яңалыклар

Төрки журналистлар Казанда җыелды

Казанга төрки телле журналистлар килде. Төрки дөнья журналистларының II корылтаеның тантаналы ачылышы бүген “Гранд отель Казань”да узды. Форумга 20дән артык илдән - Кыргызстан, Гыйрак, Сүрия, Иран, Молдова, Румыния, Болгария, Греция, Венгрия, Әзербайҗан, Төрекмәнстан, Казахстан, Үзбәкстан һ.б. илләрдән каләм осталары килде.

Әлеге җыенны үткәрү идеясе авторы - Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов. Казанга килгән коллегаларыбыз үзләренең сәлам чыгышында республика җитәкчесенә олы рәхмәтләрен җиткерде. Корылтайның көн тәртибе ирекле. Рәсми өлештән соң һәркем үз фикерләрен җиткерә, башкаларның тәҗрибәләрен барлый ала.

Дөньяның төрле илләреннән килгән кардәшләрне уртак мәдәният, дини гореф-гадәтләр берләштерә. Бер-беребез турындагы мәгълүмат, яңалыкларны барлауда журналист зур хезмәт куя. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да тантаналы ачылышта бүгенге көн журналистының роленә тукталды. “Без бер-беребез белән аралашып яшәргә тиеш. Татарстан һәрвакыт диологка ачык республика”, - дип белдерде ул. Шулай ук Римма Ратникова Исмәгыйль Гаспринский, Риза Фәхретдин, Габдулла Тукай шәхесләренә тукталды, аларның татар журналистикасына керткән хезмәтләрен олылады.

Төрек дөньясы журналистлары федерациясе президенты Мендерес Демир дә дуслык күперләрен ныгытуга, дустанә аралашуга, иҗади хезмәттәшлеккә өндәде. Төрки каләмдәшләребезне Татарстанның бүгенге сулышы белән дә таныштырдылар. Татарстандагы сәнәгать объектлары турында күзаллау өчен видеотасма да тәкъдим ителде.

Быел Татарстан журналистикасы олугъ бәйрәмгә әзерләнә. Моннан 110 ел элек беренче татар газетасы дөнья күргән. Корылтайның пленар утырышында КФУның гаммәви коммуникация бүлеге мөдире Васил Гарифуллин килгән төрки кунакларга татар журналистка тарихы буенча сәяхәт кылдырды.

Республиканаң “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина Intertat.ru газетасына менә болай дип белдерде:

- Төрки эшмәкәрләр форумында төрек эшмәкәрләре Татарстан лидерына мөрәҗәгать белән чыккан була. Алар төрки журналистларның корылтаен нәкъ менә Казанда үткәрергә аның ризалыгын алган. Чараны Рөстәм Миңнеханов карары буенча оештырдык. Аның беренчесе Төркиядә узды. “Искешәһәр – төрки мәдәни башкала - 2013” чарасы булган иде. Мәдәни эзләр буенча журналистлар корылтае булды. Ә Казан былтыр “Төрки дөньяның мәдәни башкаласы” дип игълан ителгән иде. Шуңа күрә без дә калышмадык. Без - журналистлар Татарстанны алга сөрәсебез, аның мөмкинлекләрен төрки дөньясына таратасыбыз килә. Төрки дусларыбызның да Татарстан турында күбрәк мәгълүмат беләселәре килә. Һәр ике яктан да теләкләребез уртак. Корылтайда тел даирәсе, газет-журналларны укучыга тарату, аудиториябезне арттыру мәсьәләләре каралачак. Безнең уртак проблемаларыбыз шактый, - дип саный Нурия Беломоина.

Соңгы елларда төрки дөнья активлаша, берләшә башлады. Дөньякүләм чаралар моны раслап тора. Бу фикер белән Төркиядә яшәүче каләмдәшебез Рушания Алтай да килешә.

- Моңарчы тарихта төрки журналистларның берлеге турында алай зурдан кубып уйлаучы юк иде. Бу эштә беренчелекне Төркия күрсәтә башлады. Бу күренешкә сөенергә кирәк. Беренче корылтай да Искешәһәрдә узган иде бит. Аның икенчесе мәркәзебез Казанда булуы очраклы түгел, әлбәттә. Бу безгә зур өстенлек бирә. 100дән артык чит илдән килгән журналист безнең Казаныбызны, Татарстанны таный. Моңарчы бит Татарстан турында күзаллау башкача иде, - ди Рушания Алтай.

Чыннан да, төрле мәмләкәтләрдән килгән каләм осталарына республикабызны таныту, аның гүзәл гамәлләре белән таныштыру өчен әлеге җыен менә дигән форсат. Төрки журналистларның берлеген булдыру зур башлангычларга алынырга мөмкинлек бирә. Беркемгә дә сер түгел, медиа зур көчкә ия. “Төрки дөнья журналистлары берлеген булдыруга әлеге корылтай зур өлеш кертәчәк. Безнең бик күп башкарган эшләребез башка халыкларга, илләргә танытылмый. Шушы берлеккә кергән журналистлар аша моңа ирешергә мөмкин булачак”, - ди Төркиядән килгән кунагыбыз да.

Төрки дөнья журналистларының II корылтае 28 майга кадәр дәвам итәчәк.

Сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/44796-t%D3%A9rki-zhurnalistlar-kazanda-%D2%97yieldyi-foto.html

Солтан ИСХАКОВ фотолары

   

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар