Логотип
Яңалыклар

Төрки дәүләтләр академияләре берлеге төзелде.

29 июньдә Казакъстан башкаласы Астанада Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Татарстан, Башкортстан фәннәр академияләренең президентлары катнашында җыелыш узды. Анда Маҗарстан һәм Монголия илчеләре, күп кенә халыкара оешмаларның җитәкчеләре дә катнашты. Халыкара төрки академиянең президенты Дархан Кыдырали җитәкчелегендә үткән бу җыелышта Төрки дәүләтләр академияләренең берлеге төзелде. Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов фәнни ачышлар белән уртаклашу, тарихи вакыйгаларга карата бер фикергә килү, булган проблемнарны киңәшеп чишү өчен берлекнең әһәмияте зур дип белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар