Логотип
Яңалыклар

Төрек театры белән Татарстанның Тинчурин театры уртак проект эшләргә планлаштыра

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры төрек театры белән уртак проект эшләргә планлаштыра. Әлеге килешү инде 2011 елда ук имзаланган һәм Татарстаннан режиссер Рәшит Заһидуллин, хореограф, композитор, рәссам Әнкара театрында Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар...» спектаклен сәхнәләштергән булган. Хәзер исә төрекләр Садыйк Шендилның «Хурмуз өчен җиде ир» әсәрен Тинчурин театры сәхнәсендә куярга планлаштыра. Әсәрне Альбина Гарифуллина-Тузлу тәрҗемә иткән.

«Бу проект бик кыйммәтле һәм аны без театрның үз көче белән генә сәхнәләштерә алмыйбыз. Шуңа да хөкүмәт ярдәменә, Грант отуга бәйле», - диде бүген матбугат конференциясендә театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/07/113232/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар