ТР Президенты: «Kazansummit – Россия Федерациясендә ислам финанслары өлкәсендә эшләү өчен мөһим инструмент»

"Kazansummit" мәйданчыгы күп илләрнең дәүләт эшлеклеләре, галим, эксперт, бизнес вәкилләренең Россия ислам дөньясы белән элемтәләрен ныгыту буена көчләрен берләштерү урыны булып хезмәт итә. Бу хакта бүген "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit" VIII халыкара икътисади саммиты кысаларында узган “Дөнья икътисадының яңа архитектурасы: Ислам хезмәттәшлеге оешмасының финанс индустриясе үсеше перспективалары” темасына пленар утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Чарада катнашучыларны сәламләү чыгышында республика лидеры билгеләп узганча, Россия Президенты Владимир Путин мөселман илләре белән хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирә. Рөстәм Миңнеханов, ул РФ Президенты йөкләмәсе буенча “Россия-ислам дөньясы” стратегик күрү эшче төркемен җитәкләвен искәртте.

“Киләсе атнада Казанда төркемнең икенче утырышы узачак. Аның эшчәнлегендә төп өстенлекләрнең берсе Россиянең мөселман дәүләтләре белән сәүдә-икътисадый, инвестицион һәм гуманитар өлкәләрдә элемтәләрен үстерү тора. "Kazansummit" нәкъ шуны максат итеп куя, ел саен безнең ислам партнерларыбыз белән элемтәгә нәтиҗә ясала.

Татарстан Президенты сүзләренчә, бүген ислам финанслау секторы – дөньяда тиз үсеш алучыларның берсе. “Аның еллык үсеше 15-20 процент тәшкил итә. Бу ислам банкингына икътисади үсешне финанслауда нәтиҗәле инструмент булып тора”, - дип билгеләп үтте ул.

“Ислам банкингының Ирландия, Люксембург, Бөекбританиядә һәм Европаның башка илләрендә проектларның уңышлы чынга ашырылуы Көнбатышта да партнер финанс инструментларына ихтыяҗ булуын белдерә. Моннан тыш, БДБ илләренең күбесендә партнерлык банкингы нык үсеш ала, беренче чиратта, Казакъстанда”, - дип өстәде Р.Миңнеханов.

Шу ук вакытта, аның фикеренчә, әлегә бу юнәлеш гомумдөнья практикасыннан артта кала һәм кирәкле динамика ия түгел. “Шул ук вакытта безнең илдә кешеләргә банк һәм финанс хезмәтләрен этика принциплары буенча алу мөмкинлеге биргән эш формасына кызыксыну артуы күзәтелә”, - дип ассызыклады ТР Президенты.

“Ике ай элек ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән “Татфондбанк” хезмәттәшлегендә Партнер банкингы үзәге эшли башлады. Татарстанда “Ак Барс” банкы линиясе буенча партнер банкингы принциплары буенча килешүләрне чынга ашыру буенча яхшы тәҗрибә тупланган. Республикада ислам финанславы буенча махсуслашкан компанияләр уңышлы эшли”,- дип сөйләде ул.

Р.Миңнеханов белдергәнчә, алынган финанслар партнерлык принципларына туры килә торган проектларга юнәлдерелә. Алар арасында – инфраструктураны үстерү, экология, төзелеш, җылылык һәм су белән тәэмин итү һ.б.лар. “Бүген без ислам кагыйдәләренә җавап бирә торган эре инфраструктура һәм инвестицион проектларны чынга ашыру буенча эш алып барабыз, - диде ул. – Татарстан хезмәттәшлек өчен ачык һәм чит ил инвесторларына партнер банкингы принципларында проектларны чынга ашыру ярдәм итәргә әзер”.

ТР Президенты сүзләренчә, шул ук вакытта, проблемалар кала, аларны хәл итмичә РФда партнер банкингы һәм финанслар хезмәтенең тулысынча үсеше мөмкин түгел. Ул – партнер банкингы буенча үзенчәлекләре турында халыкның җитәрлек дәрәҗәдә хәбәрдар буламавы, банк продуктлары һәм килешүләрнең этик принципларга туры килүен бәяләүче бердәм орган һәм стандартлар, бу өлкәдә квалификацияле кадрлар җитешмәве һ.б.лар.

ТР лидеры фикеренчә, гомумән, Россиядә бу тармакның киләчәктә үсеше өчен Россия һәм халыкара тәҗрибәне берләштерү һәм системага салу, чикләүләргә анализ ясау зарур.

«Kazansummit – Россия Федерациясендә ислам финанслары өлкәсендә эшләү өчен мөһим инструмент», - дип тәмамлады сүзен Р.Миңнеханов.

Пленар утырышта килешүләр имзаланды. Берсе ТР Министрлар Кабинеты, Чаллы муниципаль берәмлеге һәм “Саклык банкы” (Сбербанк) ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында. Документны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Саклык банкы идарәсе рәисенең беренче урынбасары Максим Полетаев имзалады.

чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
    7852
    0
    81
  • Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
    7154
    2
    72
  • Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
    6036
    2
    39
  • Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
    3433
    1
    38
  • Хыялдагы ир-ат  Үсмер чакта ук  ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак. 
    3799
    1
    37
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда