Логотип
Яңалыклар

ТР Милли музеене пенсия яшендәгеләр, хезмәт ветераннары һәм инвалидлар музейга бу көннәрдә бушлай керә ала

Татарстан Республикасы Милли музеенда 1-11 октябрьдә өлкәннәр ункөнлеге кысаларында төрле чаралар үткәрелә. Бу көннәрдә пенсия яшендәгеләр, хезмәт ветераннары һәм инвалидлар музейга бушлай керә ала. Алар өчен бушлай экскурсияләр, лекцияләр, музей дәресләре, мастер-класслар һәм артистлар катнашында иҗади кичәләр оештырылачак, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.
Ункөнлек кысаларында ТР Милли музее экспозицияләре буенча танышу экскурсияләре үткәреләчәк, «Болгар һәм Зөя – без бер туфрактан», «Авторлык җыры» темаларына лекцияләр укылачак, рәссам М. Нуруллина белән иҗади очрашу, театральләштерелгән тамаша, вертолет заводы ветераннары хоры, «Лирика ретро» ансамбле, «Лапоток» балалар ансамбле чыгышлары көтелә. Шулай ук «Ел фасыллары», «Алтын куллы осталар» темасына экскурсияләр, Иске Татар бистәсендә җәяүле экскурсияләр, каллиграфия буенча мастер-класслар үткәреләчәк.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/01/114151/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар