ТР Милли музее “Сәнгать төне”нә дәшә

Акция кысаларында Н.М. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы укытучылары күн сәнгате буенча “Милли бизәкләр” исемле мастер-класс тәкъдим итәр дип ниятләнә. Шулай ук Милә Нуруллинаның “Россия чәчәкләре” мастер-классында катнашу да мөмкин булачак.
Сәгать 14.00 дә татар шигъриятен сөючеләр Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Әхмәтҗановның тууына 80 ел тулуга багышланган Әдәби салон утырышына чакырыла.
Сәгать 16.00 дә А.М.Горький исемендәге Әдәби – мемориаль музейда “Язучы – чор – герой. А.М.Горькийның тормыш һәм иҗат юлы”, “Ф.И.Шаляпин һәм Казан” исемле яңа экспозицияләр белән таныштыру планлаштырыла. В.И.Ленин музей-йортыннан “Госпожа Орлова” кунакларны көтеп кала. Сәгать 18.00 дә музейга “Боратынскийлар йортында таң” дигән бәйрәм уздырылыр дип көтелә.
Бәйрәм кичәсе Милли музейда “Җанланлы экспозиция” исемле экскурсия белән тәмамланачак.
“Сәнгать төне” – сәнгатьнең төрле юнәлешләрен һәм заманча технологияләрне берләштергән иҗат төне. Татарстан Республикасы Милли музеенда һәркем бу бәйрәмдә үзенә ниндидер бер яңалык ачар, әлеге чараны безнең белән бергә уздырырга теләүчеләрне тагын күп кенә сюрпризлар көтә.сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/26/114924/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
-
14 апрель 2021 - 17:10Без имениТиеш булмагач,нигэ тормыш корырга?Болай да урод гаилэлэр белэн донья тулган,э монда жыен сантыйлар сузе сойлисез,хэер,сантыйлар сузе тугел бу.Ирекле ,свободное отношение белэн яшэуче кеше язган моны.Иллэ дэ дэ шэп шунысы:ир дэ,хатын да телэсэ кайда этлэнеп йореп кайта да,узенчэ яши.Кем ашарга тели шул пешерэ,кемгэ акча кирэк шул эшлэп таба,кем чиста кием киясе килэ,шул узенекен юа.Э балалар уртак,аларны кем карарга,ашатырга,юарга,тэрбиялэргэ тиеш? Ир синен белэн яшэргэ телэми икэн,олаксын.Доньяда рэтле ирлэр дэ житэрлек.Әгәр ир китсә...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.