ТР ИҮА коррупциягә каршы тору чараларын тормышка ашыруда алдынгы позицияләрен алды

2015 елның беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы территориясендә коррупциягә каршы тору чараларын тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең рейтинглы бәяләүгә карап Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы 3нче урынны алды. Бу турыда ТР ИҮА матбугат хезмәте хәбәр итә.
Масштаблы тикшерү 2015 елда ТР Социаль-икътисади мониторинг буенча Комитеты үткәрде.

«Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы үз күрсәткечләрен шактый яхшыртты. 2014 елның беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча безнең идарә 11 урында булды, ә 2015 елның шул ук периоды буенча без республиканың беренче өчлегендә», – дип ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтә.

Рейтингны булдырганда дәүләт (муниципаль) хезмәткәрләренең эштә тәртибенә таләпләргә туры килү буенча комиссияләр эше, норматив хокук актларының коррупциягә каршы торуын тикшерү, дәүләт хезмәтен яхшырту системасы, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тэәмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләрне сатып алуын үткәрү эшчәнлеге, эшчәнлекнең мәгълүмати ачыклыгы һәм башкалар бәяләнә.
Коррупция мөмкин булган өлкәләрне бәяләү өчен «Халык контроле» ГМС мәгълүматы кулланылды.

«Җәмгыяви күренеш буларак коррупция җәмгыять тормышының төрле өлкәләренә тәэсир итә. Халык фикерләре буенча, коррупция илнең икътисади тормышына (78,2%), сәяси системасына (74,2%) һәм эшмәкәрләр эшчәнлегенә (66%) иң зур тәэсир ясый.  Коррупцияне үз тормышында 42,3% сорауларга җавап биргән респондентлар сизәләр», – дип тикшеренүдә билгеләнә.

Тикшеренүнең төп нәтиҗәләре арасында – электрон рәвештә хезмәт алучы республикада яшәүчеләр санын арттыру (2015 елда 58%). Республикада яшәүчеләр коррупциягә каршы торуның эффектив чараларын алып бару өчен коррупциягә каршы көрәш алып бару буенча канунчылыкны тагын да ныгытырга, бюджет акчаларының бүленүе һәм тотылуын контрольда тотырга, массакүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы эшчәнлеген киң яктыртырга тәкъдим итәләр.


Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Әни мине яратмады... Без тирә-яктагылар өчен идеаль гаилә идек. Гаиләсен кайгырткан ир, бәхетле хатын, талантлы уллары, тыйнак кызлары. Әмма тормышта бөтенләй башкача булды. 
    7567
    0
    53
  •  Алиментка бирсәң...  Мине әнием тәрбияләп үстерде. Миңа 3 яшь булган вакытта, әти башка хатынга өйләнгән. Ничек кенә авыр булмасын, әни зарланмады, сыкранмады.
    3209
    3
    43
  • 4380
    2
    28
  • Ул чыннан да бәхетле Шикләнерлек берни дә юк иде. Элеккегә караганда ешрак ашыйсы килүенә дә аптырамады.  Сәрия элек тә тамаксау иде. Башкалар кебек тазарудан курыкмады. Алар нәселендә ашаганга карап артык авырлык җыю булганы юк иде әле. Киресенчә, аның тәненә бераз ит кундырасы килә. Чөнки ул үзе ябык: коры сөяктән генә торган кызлар да, үзе дә ошамый. Күлмәкләре тараеп киткәндәй булгач: «Яңа кием алырга җай чыкты», – дип сөенде.
    3388
    1
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан