ТР Дәүләт Советы депутатлары, Әнкарада теракт уңаеннан, Төркия халкының кайгысын уртаклаша

Казанда ТР Дәүләт Советы депутатлары Төркия Республикасының Генераль консуллыгындагы Кайгы уртаклашу китабында үз сүзләрен язып калдырдылар.
Парламентарийлар, Әнкарада теракт уңаеннан, Төркия халкына кайгы уртаклашу белдерде. Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итте.

Искәртеп үтик: узган шимбә 10 октябрьдә Төркия башкаласында тимер юл вокзалы тирәсендә өч секунд ара белән ике шартлау булды. Соңгы мәгълүматлар буенча, анда 95 кешенең гомере өзелгән, 246 кеше - хастаханәдә.

«Татарстан Респубикасы Дәүләт Советы депутатлары Төркия Республикасы тугандаш халкының, Төркия тарихында иң куркыныч терактларның берсе - Әнкарадагы шартлаулар сериясе уңаеннан, тирән кайгысын уртаклаша. Бу кешелексез җинаятьтә гаеплеләр җәзасын алачагына шигебез юк. Бу фаҗигале көннәрдә Төркия Республикасы гражданнарының кайгысын уртаклашабыз», - диелгән ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм депутатлары исеменнән язылган кайгынамәдә. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, парламент аппараты депутатлары һәм җаваплы хезмәткәрләре имзалаган.

Бу уңайдан билгеләп үтик: 12-13 октябрьдә 9.00-18.00 сәгатьләрдә шәһәрлеләр дә Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгында кайгы уртаклашу сүзләрен язып калдыра ала.  

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/12/114479/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    7928
    1
    104
  • 8524
    2
    57
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9547
    1
    54
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...