Төп нөсхә көнендә Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда шагыйрьнең шәхси әйберләрен тәкъдим итәләр
Бу көнне музейга килүчеләр Г.Тукайның Татарстан Милли музее фондларында саклана торган фоторәсемнәрен һәм шәхси әйберләрен күрә алачак
Иртәгә Г. Тукайның Казандагы әдәби музеенда шагыйрьнең тууына 130 ел тулуга багышланган «Ядкарьләрдә Тукай рухы» дип аталган Төп нөсхә көне була.Бу көнне музейга килүчеләр Г.Тукайның ТР Милли музее фондларында сакланган фоторәсемнәрен һәм шәхси әйберләрен, ТР Милли архивы фондларындагы документ һәм кулъязмаларын, РТ Милли китапханәсендәге һәм шагыйрь үзе исән чакта дөнья күргән, китапларын күрә алачак. Төп нөсхә көнендә Г.Тукайның бөтен шәхси әйберләрен музейда күрергә мөмкин булачак. Алар – шагыйрьнең 1908 елда фотога төшкәндә кигән түбәтәе, аның Петербургка баргач сатып алган кургаш стаканы; аңа «Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни бүләк иткән көмеш җиң каптырмалары; үзенең беренче гонорарына сатып алып, Газизә апасына бүләк иткән кәрәч тартмачык; шагыйрь сәяхәтләренең юлдашы – юл кәрҗине. Аның шәхси әйберләре арасында иң кызыклысы – кара савыты – Петербургтагы татар мәктәбе укучыларының Тукайга бүләге. 1945 елга кадәр ул Маһруй Мозаффария гаиләсендә саклана. Маһруй Тукай белән таныш була, үзе дә шигырьләр яза. Күренекле композитор Мансур Мозаффаров, әнисенең васыятен үтәп, бу ядкарьне ТӘһСИгә илтә, соңрак, экспонат ТР Милли музее фондларына күчә.
ТР Милли архивы Г.Тукай белән бәйле берничә әйбер күрсәтүгә чыгара: Кушлавыч авылының шагыйрь туу турында язылган метрика кенәгәсе, Г.Тукайның беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган «Мәдхия» шигыренең автографы, «Г. Тукаев шигырьләре» җыентыгына арест салу турында жандармерия документы.
ТРның Милли китапханәсе хезмәткәрләре бөек шагыйрьнең үзе исән вакытта чыккан китапларын тәкъдим итәчәк. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.