Күзәтчелек рейды үткәрү өчен 169 мобиль төркем булдырылган, алар составына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының 600 хезмәткәре кергән. Моннан тыш, тикшерүләргә Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм район башкарма комитет вәкилләре җәлеп ителгән.
Рейд кысаларында барлыгы 871 тикшерү уздырылган, 140 административ хокук бозу ачыкланган. Шуларның 99ы – ирекле сату тыелган яки чикләнгән товарларны ирекле сату, 29ы – алкоголь продукция әйләнеше һәм сату өлкәсендә (ст.14.16 КоАП РФ) һәм 12се – өйдә җитештерелгән алкогольнең законсыз әйләнеше (ст.2.8 КоАП РТ) белән бәйле булган җинаятьләр. 5 мең литрга якын алкоголь продукция кулга алынган. Ачыкланган хокук бозулар арасында иң күп өлешен спиртлы продукцияне төнлә сату тәшкил иткән.
Законсыз сату очракларның күпчелеге сыра һәм “ике максаттагы”, ягъни составында спирт булган косметик чаралар һәм лосьоннар ише продукциягә туры килә икән. Шулай ук полиция хезмәткәрләре гади сатып алучылар сыйфатында җиңел генә аракы, коньяк, текила, виски һәм ром сатып алган. Нәтиҗәдә, барлык алкоголь продукция кулга алынган, ә сатып алучылар штрафка тартылган.
Иң күп хокук бозулар Казан, Чаллы, Алабуга, Лаеш һәм Менделеевск районнарында ачыкланган. Әйтик, Алабугада хокук сакчылары кафеда төнге 11ләр тирәсендә алкоголь продукцияне үзең белән алып чыгу өчен сатып маташканнар. Нәтиҗәдә, 30 яшьлек сатучыга карата административ хокук бозу турында протокол төзелгән, ә барлык продукция – 200 литрдан артык сыра кулга алынган. Шулай ук төнге 12дә җирле кибетләрнең берсендә алкогольне ирекле сатучы 50 яшьлек хезмәткәргә дә штраф салынган. 300 литрга якын сыра конфискацияләнгән.
Чаллыда тикшерүләр нәтиҗәсендә полиция хезмәткәрләре 2 мең литрга якын сыра, 400 литрга якын югары градуслы алкоголь эчемлекләрне, шулай ук “ике максаттагы” спиртлы продукция конфискацияләгән.
Казанда 1500 литрдан артык сыра һәм “ике максаттагы” продукцияне тартып алынган. Әйтик, Восстания урамында урнашкан кибетләрнең берсендә гади сатып алучылар булып кергән хокук сакчыларына төнге 11ләр тирәсендә сыра сатылган, сатучыга карата административ хокук бозу турында протокол төзелгән.
http://intertat.ru/tt/
Төнлә хәмер сатучылар фаш ителгән
Ял көннәрендә Татарстанның эчке эшләр органнары хезмәткәрләре алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендәге хокук бозуларны ачыклау һәм аларга чик кую буенча бер төркем оператив-кисәтү чаралары уздырган. Республикабызның барлык районнарында сәүдә объектлары тикшерелгән. Нәтиҗәдә, канунны бозып кичке 10нан соң алкоголь сатучылар штрафка тартылган, ә продукция кулга алынган.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.