Тиздән Яңа Кырлайда “Тукай – FEST” интерактив чаралары башлана

Арча районы Мәдәният йорты үзенең яңа иҗат сезонын зур концерт белән башлап җибәрде. Әлеге Мәдәният йорты җитәкчесе Айрат Нурьязанов “Арча хәбәрләре” газетасы аша яңа иҗат сезонына төзелгән планнары белән таныштыра.

Яңа иҗат сезонын башладык, дибез, хәер, безнең ул тукталып тормады дисәк тә була, чөнки җәй дәвамында барган чаралар белән үз агымына кереп китте, ди районның Мәдәният йорты башлыгы. Соңгы вакытта гына да беренче балалар бакчасының юбилеен оештыруда ярдәм иттек, өлкәннәр ункөнлеген үткәрдек. Ул бер чара белән генә тәмамланмады, һәркөнне ни дә булса оештырырга тырыштык. Арчада гына түгел, авыл мәдәният учреждениеләрендә дә. Моңа концерт кына түгел, күргәзмәләр, очрашулар, йөри алмаган өлкәннәрнең өйләренә барулар – бар да керә, ди ул.

Әле җәен агитбригада белән йөрдек. Расих Галимҗанов җитәкчелегендәге агитбригада 15тән артык урында – ындыр табакларында булды. Кышкы сезонда агитбригада кечкенә 15 авылга концертлар белән чыгарга җыена. Моннан тыш, хәйрия концертлары уздыруны да традициягә керттек. Ул декабрь башында инвалидлар ункөнлегендә башланып китә һәм ел дәвамында бара. Концертын куябыз һәм шунда ук ярдәмгә мохтаҗ кешегә акчасын бирәбез. Узган ел шундый концертлар Шушмабаш һәм Ашытбашта булды. Хәйрия концертлары белән Яңа Чүрилегә психоневрологик интернатка, Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йортына барабыз. Аларда безне көтеп алалар. Һәр оешма белән тыгыз элемтәдә торабыз, һөнәри бәйрәмнәрен үткәрәбез. Аларны оештыру, сценариен төзү, оешманың йөзен сәнгатьле итеп ачып бирү – безнең бурыч. Мәсәлән, өч ел рәттән инде “Татавтодор” оешмасының Арча филиалында Нәүрүз бәйрәме уздырабыз.

Алда да чаралар бик күп, оештырып кына өлгер. 24 октябрьдән Яңа Кырлайда “Тукай – FEST” интерактив чаралар башлана һәм алар ел буе дәвам итә. Кунакларны әкият геройлары белән кызыклы һәм мавыктыргыч формада, уен формасында дисәк тә була, каршылау, аларга Тукай иҗатына кагылышлы сораулар биреп, җаваплар алу, җавап бирә алмаса, “җәза” үтәтү һәм башкалар. Соңыннан барысы да Мәдәният йортына җыела, кичке уенга, мәсәлән. Бу чара 3-4 сәгатькә сузылыр дип көтелә. Монысы килгән кунаклар өчен күңел ачу чарасы булып тора. Аның беренчесе төрле районнардан җыйналган яшьләр иҗат фестивале делегатлары белән узачак. Моннан тыш, районда хезмәт итүче эшче яшьләр фестивален үткәрү планда тора. Ул башта авылларда, аннан өч көн буена Арчада була. “Төп йорт килене” бәйгесен быел да уздырырга уйлыйбыз. “Иң яхшы мәдәният учреждениесе” дигән бәйге дә игълан ителде. Кайсы мәдәният учреждениесе җиңә, шул үз җирлегендә башкаларга үрнәк булырлык бер чара үткәрергә тиеш булла, дип сөйли Айрат Нурьязанов.

Яңа ел бәйрәмнәренә дә күп калмады. Быел стадиондагы йортларны кыш көне дә кулланырга, балалар өчен чын әкияти бәйрәм оештырырга планлаштырабыз. Үзәк чыршыга барып җиткәнче, алар шул йортлар аша үтә, алардагы әкият геройлары белән уеннарда катнаша, соңгы йортта Кыш бабай белән очраша, аңа хат калдыра, җырлап, биеп күрсәтә, шигырь сөйли ала. Аннан чыршы янында бәйрәмдә катнаша. Бу чаралар 26 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр көн саен кичке 6дан 9га кадәр дәвам итәчәк.

Алда әйтелгәннәргә әле ел дәвамында үткәрелә торган чаралар – һөнәри бәйрәмнәр, якташлар очрашулары, студентлар белән очрашу, республика, зона бәйгеләре һәм башкалар керә. Аннан быел “Рус җыры” халык вокаль ансамбленә 45, “Яшь йөрәкләр”гә 10 ел тула. Алар юбилейларын Арча Мәдәният йорты сәхнәсендә иҗат концерты белән билгеләп үтәргә җыена.

Арча Мәдәният йорты каршындагы “Җидегән чишмә” халык театры оешуга быел 30 ел тулды. Хәзерге вакытта аның “Спутник” төркеме каникул көннәрендә балаларга күрсәтү өчен Галимҗан Гыйльмановның “Кыш бабайда сер бар” әкиятен өйрәнү белән мәшгуль. Ә өлкәннәр Котдус Ситдыйковның “Серле утрау” исемле моңсу комедиясен сәхнәгә куячак, ди Арча районы Мәдәният йорты җитәкчесе Айрат Нурьязанов.

Арча районы Мәдәният йорты сайтында хәбәр ителгәнчә, әзерге вакытта анда 29 хезмәткәр эшли, шуларның 18е – белгеч. Җыеп кына әйткәндә, ел дәвамында район Мәдәният йорты тарафыннан 500дән артык мәдәни чара оештырыла. 14 клуб берләшмәсе уңышлы эшләп килә. “Егетләр”, “Ләйсән”, “Рус җыры” халык вокаль ансамбльләре, “Җидегән чишмә” халык театры, халык уен кораллары ансамбле, “Аллегро” бию төркеме чыгышлары элек-электән җыр-биюне юлдаш иткән Арча ягы халык сәнгатенең югары дәрәҗәдә булуын дәлилли, тырыш хезмәт белән ирешелгән уңышлар нигезендә үзешчәннәрен бөтен республикада таныта. Әлеге Мәдәният йортының 86 филиалы бар.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7841
    2
    55
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5267
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2209
    0
    23
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    4094
    1
    21
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 24 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Бай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 26 март 2023 - 07:29
    Без имени
    Әлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.
    Бәхетемне сакламадым
  • 27 март 2023 - 07:59
    Без имени
    Ис китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.
    Кунак мунчасы
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату