«Әтиләр берлеге» Әтиләр көнен булдыру яклы

Гаилә – кеше тормышында аны һәрвакыт озатып барган иң кыйммәтле төшенчәләрнең берседер. 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә республикабызда шактый чаралар уза. Истәлекле көн уңаеннан, «Казан» гаилә үзәге янында «Әтиләр берлеге» иҗтимагый оешмасын җитәкләүче Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Александр Сидякин катнашында «Әтигә – открытка» акциясе узды.
Әлеге чараның нәкъ менә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә үткәрелүе дә юкка түгел. Акция татарстанлыларга гаилә кыйммәтләренең никадәр мөһим булуын тагын бер кат күрсәтә. Әти терәге балага һәрвакыт көч өсти, яңа уңышларга ирешергә этәргеч булып тора. Ә әтинең кочагы һәрчак тормыш җил-давылларыннан саклый.
Татарстан һәрвакыт мораль кыйммәтләренең көчле, рухи һәм мәдәни яктан югары дәрәҗәдәге республика булып кала бирә. Гаилә традицияләре, буыннан-буынга тапшырыла торган йолалар, рухи-әхлакый кыйммәтләр – Татарстан үсешенең нигезе.
Александр Сидякин бу мәсьәләгә тагын бер кат игътибар итәргә куша. Гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан, ул гомумроссия бәйрәмен – Әтиләр көнен үткәрә башларга тәкъдим итте. Бәйрәм ныклы гаилә идеалларын пропагандалау белән беррәттән, әти кешенең гаилә башлыгы буларак мөһим ролен тагын бер кат ассызыклаячак. Җитмәсә, балаларны тәрбияләүдә аталарның актив катнашуына да этәргеч булып торачак, дип саный депутат.
– Россия Конституциясендә ана, ата булу, балачак төшенчәләре янәшә куелган. Алар дәүләт тарфыннан якланыла. Бездә Әниләр көне бар, ә Әтиләр көне юк. Шуңа да без бу бәйрәмне үткәрүне яклап махсус кампания оештырырга булдык, – дип ассызыклады Александр Сидякин.
«Бердәм Россия» фракциясе депутатлары Россия Хөкүмәтенә бу тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән. Депутат фикеренчә, хәзер гаиләдә әти роленә кирәкле дәрәҗәдә игътибар бирелми. Ә бу вәзгыятьне үзгәртергә кирәк.
Әтиләр көнен октябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтү тәкъдим ителә. Чөнки нәкъ менә бу вакытта мәктәпләрдә дә гаиләдә ата ролен популярлаштыру мөмкинлеге булачак.
Бүгенге чарага җыелган бар халык әлеге инициативаны яклап, үз кулын куя алды. Бер сәгать эчендә 200дән артык тавыш җыелды. Ә «Әтиләр берләшмәсе» активистлары исә «Әтиләр көне белән!» дигән открыткалар әзерләп, аларны акциядә катнашучыларга өләште. Аларны бүләк итеп, балалар үзләренең әтиләренә кайгыртучанлыгы өчен рәхмәтен җиткерде.
http://intertat.ru/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 10:21Без имениБик зур рэхмэт сезгэ, эйбэтлэп анлаткансыз. Хэзер сезнен рецепт буенча камыр куям эле.Төче камыр рецепты
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.