Логотип
Яңалыклар

Түбән Камада предприятиедә эшләүче ике хатын-кызның тәне җәрәхәтләре алды

20 нче май көнне көндез “Түбән Кама нефтехим” ГАҖнең “СК” заводы цехы территориясендә ут каба, нәтиҗәдә 1965 нче елгы машинистка һәм 1978 нче елгы аппаратчы ханым зыян күрә – аларның тәненең 90 процент өлеше пешә.
Хәзерге вакытта алар госпитализацияләнгән. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Түбән Кама шәһәре буенча тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 217 нче маддәсенең 1 нче часте (шартлау куркынычы булган объектларда куркынычсызлык кагыйдәләре бозылу) буенча җинаять эше кузгатылган.

Бу вакыйганың барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү чаралары уздырыла. Якын арада берничә экспертиза, шул исәптән суд-медицина һәм янгын-техник экспертизалар билгеләнәчәк. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә Россия ТКның ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар