Логотип
Яңалыклар

«Татмедиа» АҖ «Язылган өчен айпад!» акциясе кысаларында бүләкләр уйната

12 февраль көнне, сәгать 9:00 «Татмедиа» АҖда «Язылган өчен айпад!» акциясе кысаларында бүләкләр уйнатыла. 

Акциядә катнашу өчен гаризалар 2015 елның 1 ноябреннән 2016 елның 20 гыйнварына кадәр «Татмедиа» АҖ кабул ителгән. Анда катнашу өчен 2016 елның беренче яртыеллыгына «Татмедиа» АҖ басмасларына язылган квитанцияләрнең кимендә 3 күчермәсен җибәрергә кирәк булган.

Барлыгы 213 гариза алынган (күрсәтелгән вакыттан соң килгән хатлар исәпкә алынмаган). Бүләк уйнатуда катнашучыларның исемлеге һәм аларның тәртип номеры «Татмедиа» сайтында - http://tatmedia.ru/newssee/22374 урнаштырылган.

12 февраль көнне узачак бүләк уйнатуны тулысынча видеога төшереп, АҖнең сайтында акцияләр бүлегендә урнаштыру ниятләнә. Шул рәвешле, теләүчеләр бүләк уйнатуны башыннан алып ахырына кадәр карый ала.

Акциядә Татарстаннан гына түгел, Башкорстан, Чуашстан, Чиләбе өлкәсе кешеләре дә катнашкан. Күрше төбәкләрдә яшәүче татарлар «Татмедиа» АҖнең милли басмаларын («Казан утлары», «Сөембикә», «Безнен мирас», «Идел») кызыксынып укый, акция турында шулардан белгән дә.

Конкурска Татарстанның 38 районыннан, Казан һәм Чаллыдан хатлар алынган.

Искәртеп узабыз: 15 «Кукмара» табак-савыты җыелмасы (акциянең иганәчесе - Кукмара металл табак-савыт заводы), цифрлы 3 фотоаппарат уйнатыла, ә төп бүләк - планшет компьютер.

Моннан тыш, Татарстанның һәр районында «Татмедиа» АҖ басмаларына иң күп язылучылар да билгеләнгән. Андый катнашучылар бүләк җыелмалары алачак.
«Татмедиа» АҖ мондый акцияне инде 4 нче тапкыр үткәрә. Бүләкләр уйнату 12 февраль көнне Декабристлар урамы, 2нче йорт (брифинглар залы) үткәрелә. Башлана - 10.00дә.                

сылтама: http://tatar-inform.ru                   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар