Логотип
Яңалыклар

Татфак ябыла, дигән сүзләргә ачыклык керттеләр

Казан федераль университетында татфак ябыла икән... Соңгы көннәрдә шундый имеш-мимешләр таралды. Бүген әлеге мәгълүматны инкарь иттеләр. Баксаң, татар филологиясе факультеты (гәрчә рәсми рәвештә башка төрле аталса да) бу шау-шуга, гомумән,  очраклы килеп эләккән икән.  


Беренчедән, сүз КФУның халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының татар халкын өйрәнү фәне һәм тюркология кафедрасы турында барган. Әлеге кафедрада, чыннан да, үзгәрешләр көтелә икән.  Әмма бу очракта да татар халкын өйрәнү фәне һәм тюркология кафедрасын юк ителүе дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат булып чыкты.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә КФУның Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов  кафедраны ябу, гомумән, мөмкин түгел хәл, дип белдерде.

– КФУда соңгы вакытта төрле өлкәләрдә яңа үсеш юнәлешләре билгеләү буенча фикерләшүләр бара. Әйтик, инженерлык белгечлекләре, медицина юнәлеше буенча белем бирүнең киләчәге турында сөйләшүләр булды. Ресурсларны берләштерү, яңа белгечләрне җәлеп итү буенча эшләр башкарыла. Һәм шул рәвешле теге яки бу юнәлеш яңа импульс ала. Татар халкын өйрәнү фәне, көнчыгыш телләрне өйрәнү, ислам динен өйрәнү кебек юнәлешләр һәрчак өстенлеклеләр рәтендә иде.  Шуңа да татар халкын өйрәнү фәне киләчәге турында да шундый сөйләшү узды. Шушы аралашу вакытында әлеге кафедраны археология һәм этнография кафедрасы белән кушу оптималь булыр иде дигән фикер яңгырады. Әмма карар әлегә кабул ителмәгән, – дип аңлатты Рамил Хәйретдинов.

Аның фикеренчә, мондый адым бик кирәкле. Чөнки көчләрне берләштерү синергетик нәтиҗә бирәчәк һәм югарырак казанышларга ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Әмма әйтелгәнчә, төгәл карар әлегә кабул ителмәгән. Шуңа да яңа кафедраның булачак исеме дә билгеле түгел. Кафедра җитәкчесе исә конкурс нәтиҗәсендә билгеләнер дип ниятләнә.  Профессорлык-педагогик составның оптимизациясе көтелми, дип әйтелде.



Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының директоры Рәдиф Җамалетдинов та, татфак ябыла дигән сүзләрне кире какты.

- Татар филологиясе юнәлеше – Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты структурасында. Һәм бездә бүгенге көндә бернинди структур үзгәрешләр алып барылмый. 2011-2013 елларда без күпмедер күләмдә үзгәрдек. Бүгенге көндә, соңгы 3,5 елда бездә бернинди үзгәрешләр дә юк. Шуңа күрә татар филологиясе элек ничек яшәгән булса, бүген дә нәкъ шулай ук яши.  Киресенчә, федераль университет структурасында безнең дөнья күләмендә эшләү өчен мөмкинлекләребез зуррак. Төрле проектларда катнашу өчен базабыз ныгыды, матди яктан да, кадрлар ягынан да хәзер үстек, - дип сөйләде Рәдиф Җамалетдинов.

сылтама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар