Татарстанның ел тәрбиячесе Казанның 380нче балалар бакчасында эшли

Гүзәл Мөхәммәтҗанова "Россиянең ел тәрбиячесе" Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында катнашачак
Бүген Республика белем бирүнең сыйфаты мониторингы үзәгендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында "Ел тәрбиячесе" республика конкурсын ябу  һәм нәтиҗәләр чыгару тантанасы булды.

Конкурс чаралары 20-22 апрельдә Казан педагогика көллияте базасында үтте. "Ел тәрбиячесе" конкурсының зона этапларында җиңгән 40 кеше "Остаз дәресе" номинациясендә үзләренең авторлык технологияләре, алымнары, иҗади тапкырлыклары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә һөнәри осталык дәрәҗәсен күрсәтте. "Остаз дәресе" нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы 15 тәрбиячесе исеме мәгълүм булды.

22 апрельдә алар түгәрәк өстәл эшендә катнашты, анда дискуссия барышынла мәктәпкәчә белемне үстерүнең заманча тенденцияләре турында фикер алышты.

Республика конкурсында беренче урынны Казанның Яңа Савин районының 380нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Мөхәммәтҗанова яулады. Икенче урында - Түбән Камадан 82нче балалар бакчасы педагог-психологы Алия Баһаутдинова. Ә өченче урынны Алабуга муниципаль районынынң 20нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе Наталья Короткая алды.

Беренче урынга лаек булган тәрбияче "Россиянең ел тәрбиячесе" Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында катнашачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.        

Фотосурәт http://mon.tatarstan.ru сайтыннан адынды.
сылтама: http://tatar-inform.ru

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гөр-гөр килеп яшәү «Бар әле...» дигән эш барлыгын беләсезме? Без белми идек, Актаныш районы Пучы авылында аңлаттылар.
    3643
    5
    124
  • Мәмдәлнең катлаулы гаиләсе – Өйдә сигез көн авырып ятты. Температурасы төшмәде... Шул инде, коронавирус. Балалар Казанга алып киттеләр. Сыгылып кына төшеп калдым. Төяп алып кайтсалар дим... Бик курыктым! Аннан ике операция кичерде. Әй, берсе минеке инде аның... Барыбыз да рәхәтләнеп көлешәбез.  Әмма Гөлсия апа ялгышып әйтсә дә хагын әйтте: береңнең тәне авыртканда икенчеңнең җаны авырту шушы була инде. Сулар һаваң кебек кадерлегә әйләнгән кешең бит ул...
    1275
    5
    103
  • Җизнәм Көнозын елап ятам, миндә берәрсенең эше булсачы! Чынында еламыйм да инде хәзер, туйдым, күз яшьләре дә чыкмый, көчәнсәм дә.
    10990
    5
    75
  • Дуслыкның чиге бармы? Искән җил аның күлмәген тәненә сылады да, түгәрәкләнеп килгән корсагы сизелде. Ир моны күреп, тетрәнеп китте. Ул сүз әйтә алмаслык дәрәҗәгә җитте. Хатынының корсагыннан күзен ала алмады.
    6162
    0
    64
  • Көнче киленем Берничә көннән соң Алсу миңа үзе шалтыратты. «Әни, мин өй җыештырыр идем, Булат белән урамда йөрергә килә алмассыңмы», – диде. Ярты сәгать эчендә аларның ишек төбендә идем.
    4430
    1
    50
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан