​Татарстанның 18 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы өчен БДИның төп этабы башлана

Бүген Россиядә БДИның төп этабы башлана. Башлангыч мәгълүматлар буенча, анда 725 мең кеше катнашачак, аларның 650 меңе - быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. Бүген география һәм әдәбият буенча имтиханнар була.

Россиядә БДИны оештыру өчен 5,7 мең имтихан үткәрү пункты җәлеп ителә. Имтихан кампаниясен үткәрү өчен 40 меңнән артык төбәк җәмәгать күзәтүчесе, 1 меңнән артык федераль җәмәгать күзәтүчесе, 2 мең онлайн-күзәтүче һәм 140тан артык федераль белгеч җәлеп итү ниятләнә, дип хәбәр ителә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт сайтында.

Искәртеп узабыз: 2015 елгы яңалыклар арасында - чит телләр буенча БДИга «Сөйләү» бүлеген кертү. Имтиханның бу өлеше ирекле, әмма аны сайлау максималь нәтиҗә алуга йогынты ясый. Имтиханның язма (максимум - 80 балл) һәм телдән (20 баллга кадәр) өлешен тапшырган укучының эше 100 баллга бәяләнергә мөмкин.

БДИны математика буенча база һәм профиль дәрәҗәсенә бүлү. База дәрәҗәсе нәтиҗәләре урта гомум белем турындагы аттестат бирү һәм керү сынаулары исемлегендә әлеге фән булмаган вузларга укырга керү өчен кирәк. Профиль дәрәҗәсендәге нәтиҗәләр керү сынаулары исемлегендә математика булган югары уку йортларына керү өчен зарур.

Шулай ук 2015 елда рус теле буенча БДИ контроль-үлчәү материаллары структурасыннан җавапны сайлау өлеше төшереп калдырылган. Алга таба башка фәннәр буенча да тест өлешеннән баш тарту ниятләнә.

БДИны үткәрү бердәм расписаниесе нигезендә, мәҗбүри фәннәр буенча имтиханнар түбәндәгечә уздырыла: 28 май - рус теле; 1 июнь - база дәрәҗәсендә математика; 4 июнь - профиль дәрәҗәсендәге математика.

Сайланган имтиханар 25 май, 8,11,15,17 һәм 18 июнь көнне үткәрелә. Барлык фәннәрне тапшыру өчен резерв көннәр - 22-26 июнь.

Бүген 11 нче сыйныфларны тәмамлаучыларны география һәм әдәбият буенча имтиханнар көтә. Татарстанда әлеге фәннәрнең беренчесен 292, икенчесен 1037 кеше тапшырачак. Республикада БДИ тапшыру 86 пунктта узачак, аларда металл рамкалар һәм видеокүзәтү системалары урнаштырылган. БДИны 11нче сыйныфны тәмамлаучы барлыгы 18 мең 329 укучы тапшырачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. 

Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/05/25/109707/      

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гөр-гөр килеп яшәү «Бар әле...» дигән эш барлыгын беләсезме? Без белми идек, Актаныш районы Пучы авылында аңлаттылар.
    3619
    5
    124
  • Мәмдәлнең катлаулы гаиләсе – Өйдә сигез көн авырып ятты. Температурасы төшмәде... Шул инде, коронавирус. Балалар Казанга алып киттеләр. Сыгылып кына төшеп калдым. Төяп алып кайтсалар дим... Бик курыктым! Аннан ике операция кичерде. Әй, берсе минеке инде аның... Барыбыз да рәхәтләнеп көлешәбез.  Әмма Гөлсия апа ялгышып әйтсә дә хагын әйтте: береңнең тәне авыртканда икенчеңнең җаны авырту шушы була инде. Сулар һаваң кебек кадерлегә әйләнгән кешең бит ул...
    1117
    4
    87
  • Җизнәм Көнозын елап ятам, миндә берәрсенең эше булсачы! Чынында еламыйм да инде хәзер, туйдым, күз яшьләре дә чыкмый, көчәнсәм дә.
    10962
    5
    74
  • Дуслыкның чиге бармы? Искән җил аның күлмәген тәненә сылады да, түгәрәкләнеп килгән корсагы сизелде. Ир моны күреп, тетрәнеп китте. Ул сүз әйтә алмаслык дәрәҗәгә җитте. Хатынының корсагыннан күзен ала алмады.
    6136
    0
    63
  • Көнче киленем Берничә көннән соң Алсу миңа үзе шалтыратты. «Әни, мин өй җыештырыр идем, Булат белән урамда йөрергә килә алмассыңмы», – диде. Ярты сәгать эчендә аларның ишек төбендә идем.
    4400
    1
    50
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан