Логотип
Яңалыклар

Татарстанга Мисырдан 1,3 меңнән артык турист кайткан

Россия белән Мисыр арасындагы авиаочышларны вакытлыча туктату көненнән алып Татарстан Республикасына 1330 турист кайтарылган, шул исәптә 329 бала. Бу хакта Россия Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының ТР буенча дәүләт идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

9 ноябрь төнендә Казанга Хургадан бер рейс кайтты, аның бортында 243 кеше, шул исәптә 78 бала иде. Бу самолет иртән 186 пассажир белән Төркиягә очты. Ул пассажирларны Антальяда калдыргач янә Хургада китәчәк.

6 ноябрьдән башлап Мисырдан Татарстанга барлыгы 6 рейс (5 се Казанга һәм 1 се Чаллыга) ясалган, анда барлыгы 1330 пассажир булган, шуларның 329 ы балалар.

Мисырдан Казанга тагын 10 ноябрьдә 5.00 сәгатьтә Хургададан һәм 13.00 сәгатьтә Шарм-эль-Шейхтан кайта.
Чаралар үткәрү өчен 36 кешедән торган төркем һәм 6 техника, шул исәптә Россия гражданнар оборонасы эшләре министрлыгыннан 22 кеше һәм 2 техника җәлеп ителгән.

7-20 ноябрьдә барлыгы Мисырдан Татарстан территориясенә 22 рейс ясалырга һәм кире юнәлештә 24 рейс китүе планлаштырыла.
Россия буенча шалтыратулар өчен бушлай "кайнар линия": 8-800-100-40-61. Башка илләрдән шалтырату өчен: +7-499-995-57-26. Россия Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының Идел буе төбәк үзәге: 8-800-100-11-20. Россия Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе ышаныч телефоны:8 (843) 292-64-09.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/09/115321/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар