Логотип
Яңалыклар

Татарстанда яңа коллегия эшли башлады

Татарстанда Матбугат чараларына карата шикаятьләр белдерү буенча төбәк иҗтимагый коллегиясе эшли башлады. Яңа структураның рәистәшләре Римма Ратникова һәм Светлана Шәйхетдинова. Коллегия ике палатадан гыйбарәт булып, аның составына Татарстанның әйдәп баручы иллеләп матбугат чаралары вәкилләре, Татарстанның Конституция һәм Югары судларыннан, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Казан митрополиясеннән, республиканың Иҗтимагый палатасыннан, хокук саклау һәм яшьләр оешмаларыннан вәкилләр, Татарстанда кеше хокукларын саклау буенча вәкил, блогерлар һәм башкалар керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар