Логотип
Яңалыклар

Татарстанда XX «Алтын каләм» республика фестивале ачылды

«Идел» яшьләр үзәгендә «Алтын каләм» республика балалар һәм яшүсмерләр матбугаты фестивале ачылды. Аны ТР Журналистлар берлеге, Казан федераль университеты, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы үткәрә.

«Алтын каләм»не ачу тантанасында фестивальне оештыручыларның берсе - ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары,  ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова катнашты. Үзенең сәламләү чыгышында ул ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына рәхмәт белдерде: «Ул безнең төп партнер, кешеләр үзгәрде, исемнәр үзгәрде, әмма без һәрчак бергә калдык», - диде. 

«Без моны сезнең өчен эшлибез, без моны республика, журналистиканың киләчәге өчен эшлибез. Безнең белән һәрчак университет булды һәм җиңүче аңа ташламалы шартларда укырга керү хокукын алачак. Әлбәттә, вакытлар үзгәрә һәм ел саен әлеге ташламаны алу катлаулырак. Шуңа да карамастан, быел без моңа ирештек дип уйлыйм. Еш кына миннән, ни өчен бу эш белән шөгыльләнәсез, дип сорыйлар. Эш шунда ки, без журналистиканың киләчәге ышанычлы, җаваплы кулларда булуны телибез. Минемчә, биредә нәкъ шундый кешеләр җыелган да. «Журналистика» дигән ил сәләтле егет һәм кызларын көтә, фестиваль сезгә һөнәр сайларга булышачак һәм хәтта сез журналист булып китмәсәгез дә, бу барыбер сезнең җиңү булачак. Сез эшләргә һәм сәләтегезне ачу турында уйларга тиеш, чөнки уңышның 95 проценты хезмәт һәм 5 проценты сәләт», - диде Римма Ратникова.

Тантанада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары, фестивальнең оештыру комитеты рәисе урынбасары Рөстәм Гарифуллин да катнашты. «Бу залда үзләре әлеге гаҗәеп һөнәрдә сынап карарга теләүчеләрнең иң сәләтлеләре җыелган. Минемчә, сез - булачак профессиональ журналистлар. Без барыбыз да социаль челтәрләрдән файдаланабыз, кызганычкамы, әллә бәхеткәмне, хәзер һәр кеше күпмедер дәрәҗә - журналист. Мин сезнең редакцияләрдә эшлисезме яки социаль челтәрдә пост калдырасызмы, кеше булып калуыгызны һәм алган барлык тәҗрибәне кешеләрне рухи-әхлакый тәрбияләүгә файдалануыгызны теләр идем. Иң мөһиме -  кешеләргә белем һәм яхшылык илтү», - диде ул.

«Мине нигез салучы дип атаган вакытта, үземне бик карт, әмма «Алтын каләм» дигәч бик яшь хис итәм. Кеше өчен 20 яшь  - ул яшьлек. Фестиваль өчен 20 ел - ул җитлеккән чор. «Ел студенты« конкурсын караган вакытта 5 номинантның «Алтын каләм«нән чыкканнын белдем. Бу фестиваль нәтиҗәле дә, бәйрәмчә дә булыр дип уйлыйм», - дип ассызыклады РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе, фестивальгә нигез салучыларның берсе Надежда Тарасова.

Казан федераль университеты вәкилләре дә чыгыш ясады. Аерым алганда, татар журналистикасы кафедрасы мөдире профессор Васил Гарифуллин һәм журналистика кафедрасы мөдире Светлана Шәйхетдинова үз сүзләрен әйтте: «20 ел - шактый озак вакыт. Без фестиваль кысаларында, университет диварларында иң яхшы журналистларны әзерлибез. Без «Алтын каләм»дә катнашучылар үзләрен безнең төбәктә генә түгел, аннан читтә дә күрсәтә алулары белән горурланабыз. Фестивальне оештыручы буларак, Казан университеты ул узганнан соң иң яхшы абитуриентларны ала«.

Фестиваль тарихы 1995 елда башлана. Яшьләр форумының беренче һәм 15 ел дәвамында алыштыргысыз мәйданчыгы «Борис Полевой« теплоходы булды. Анда катнашучылар Идел буйлап бер атналык сәяхәткә чыкты һәм әлеге вакыт аралыгында кайбер шәһәрләр белән таныша, үзләрен һөнәри иҗат өлкәсендә сынап карый алды.

«Беләсезме, теплоходта үткәргән 15 елда безне борчыган бер генә очрак та булмады. Катнашучылар чит шәһәргә иҗат командировкасына чыга иде һәм аларның берсе дә адашып калмады, - дип искә ала Римма Ратникова. - Әлбәттә, 20 ел эчендә күп нәрсә үзгәрде. Журналистика да, тормыш үзе дә. Без хәзер үзебезне дүртенче хакимият дип атый алмыйбыз инде. Безнең эшчәнлекне чикләүче законнар кабул ителде. Шуңа да карамастан, эшләү өчен киңлек гаять зур».

Фестиваль 29 июньгә кадәр дәвам итә. Аның кысаларында КФУның тарих музее һәм Олимпия паркында булу каралган. Ә калган эш яшьләр үзәге территориясендә узачак. 

Төп бүләк - Гран-при, ул журналистика факультетына конкурссыз керергә хокук бирә.  Фестивальдә барлыгы 130лап кеше катнаша.  

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/23/110673/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар