Логотип
Яңалыклар

Татарстанда сайлауларда күзәтүнең яңа системасы тормышка ашырылды

«Мондый система хәтта чит илләрдә дә юк», – ди Татарстан Иҗтимагый паталасы рәисе Зилә Вәлиева.

Сайлауларда күзәтүнең төп яңалыгы – иҗтимагый күзәтүләр үзәгендә  видеодивар эшли.  Анда видеокамералар белән җиһазландырылган сайлау участокларын онлайн режимда күзәтергә була.  Видеодиварда берьюлы 48 сайлау участогы трансляцияләнә. Мондый тәҗрибә Татарстанда гына гамәлгә ашырыла.  Аның белән хәтта чит ил экспертлары кызыксына. «Сайлаулар барышын моның кадәр үтә күренмәле итеп күрсәтү барышы Россиядә генә түгел, башка илләрдә дә юк», – ди Иҗтимагый палата рәисе.  

Иҗтимагый палата сайлаулар өчен 6 мең күзәтүче укыткан. Зилә Вәлиева әйтүенчә, күзәтүчеләрнең чиреге – яшьләр. Ул шулай ук блогерларның актив катнашуын әйтте. «Алар безгә яңа мәдәният алып килде. Блогерлар белән эшләү кызык, алар бик мобиль, һәр мөмкинлектән файдалана беләләр», – дип бәяләде рәис. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар