Татарстанда Сабан туе 4 июльдә узачак


Татарстанда Сабан туе 4 июльдә онлайн форматта узачак. Ул ТНВ телеканалы һәм «Болгар» радиосы аша трансляцияләнәчәк.


(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Быел Татарстанда Сабан туе 4 июльдә онлайн форматта узачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта Карар имзалады.

Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февралендә чыккан «Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре турындагы» № 1448-XII номерлы Законының 2нче маддәсе буенча, 2020 елның 4 июлен Сабан туе татар милли бәйрәме көне итеп билгеләргә, диелә бу карарда.

Сабан туен онлайн уздыру карары коронавирус пандемиясе белән бәйле. «Пандемия бераз чигенсә дә, ул әле китмәде, куркыныч тудыра. Шуңа быел Сабан туен онлайн уздырырга карар кылынды. Шулай итеп, татар халкы беренче тапкыр онлайн Сабан туен уздырачак. Аны Татарстан халкы гына түгел, бөтен дөнья татарлары да карый алачак», — дип аңлатты «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Ул онлайн Сабан туеның ТНВ телеканалы һәм «Болгар» радиосы аша трансляцияләнәчәген әйтте. Ул иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр барачак. «Онлайн Сабан туен уздыру буенча оештыру комитеты төзелде, мәйданчыкларны, сценарийны әзерләү башланды. Сабан туеның барлык йолалары, гореф-гадәтләре сакланачак — җыр-бию дә, көрәш тә, ат чабышлары, кыр батырларын данлау да булачак», — диде ул.

Онлайн Сабан туенда театр артистлары, җырчылар белән беррәттән халык та катнашача алачак, моның өчен интерактив мөмкинлекләр булдырылачак. «Болгар» радиосында махсус викторинана бүләкләр уйнатылачак.

10 июльдә шулай ук Бөтендөнья виртуаль Сабан туе планлаштырыла.

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 17 июнь 2021 - 15:15
    Без имени
    Бик тиз баеганнар ьылар
    «Мин сине башкага бирмим...»
  • 17 июнь 2021 - 17:16
    Без имени
    Рэхмэт язучым,куз яшьлэрсез укып булмады,эй бу язмыш .
    Сыңар алкалар
  • 16 июнь 2021 - 16:43
    Без имени
    Баштан утте.
    Чират
  • 16 июнь 2021 - 21:06
    Без имени
    Бала белән әти арасына кермәгез инде, зинхар. Ул аның әтисе. Ул карамаса аны кем карасын.
    Баладан көнләшәм
  • 17 июнь 2021 - 06:01
    Без имени
    Бик яхшы ир, мин конлэшер идем может повод белэн чакврадыр кешенекен белмисен. Тунрылы булсын
    Баладан көнләшәм
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан