Татарстанда – Мәскәү көннәре

28-30 октябрь көннәрендә Татарстанда Мәскәү көннәре узачак. Татарстан белән Мәскәү арасындагы хезмәттәшлек тормышыбызның барлык юнәлешләрендә дә мөһим.
Республикабызда узачак чара уңаеннан тирән эчтәлекле мәдәни программа да әзерләнде. Мәскәү Хөкүмәте һәм Татарстан сәнгать әһелләре катнашында концерт, күргәзмә һәм спектакль тәкъдим ителәчәк.
28 октябрьдә19:00 сәгатьтә Василий Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрында Мәскәүнең “Новый балет” дәүләт музыка театры “Зимняя роза” спектаклен күрсәтергә җыена.
Чараны оештыручылар хәбәр иткәнчә, Мәскәү көннәренең иң истәлекле вакыйгасы - “Остаз һәм укучы” (“Мастер и ученик”) күргәзмә проекты булачак. Экспозициядә Россиянең халык рәссамы, Россия сәнгать академиясе әгъзасы Сергей Андрияка һәм әлеге мәктәп укучыларының иҗаты белән танышырга мөмкин. Күргәзмәнең тантаналы ачылышы 29 октябрь көнне “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә оештырыла. Биредә сәнгать проекты 12 ноябрьгә кадәр эшләр дип тәгаенләнә.
М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында 30 октябрь көнне 19.00 сәгатьтә Мәскәү сәнгать осталарының зур концерты булачак. Монда “Гжель” бию ансамбле, “SOPRANO Турецкого” арт-группа, “Главная сцена” телепроектының суперфиналисты Ксения Дежнева, Татарстанның атказанган артисты Нурлан Бикмөхәмбетов, виртуоз музыкант Дмитрий Калинин, “Голос” проектында катнашучы Сергей Волчков һ.б.чыгыш ясыячак. Бәйрәм концертын танылган якташларыбыз Максим Шәрәфетдинов һәм Фәридә Корбангалиева алып бара.
Мәскәү Хөкүмәте Казан халкына үзенчәлекле бүләк әзерләгән. Атаклы шагыйребез Муса Җәлил рәсеме шәһәребезнең бер торак бинасын бизәп торачак. 30 октябрь көнне 2нче Газовая урамы, 5 йорт, 1нче корпус янында әлеге проектны күрә алачаксыз.
http://intertat.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
Соңгы комментарийлар
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.