Логотип
Яңалыклар

Татарстанда 33 мең кеше быел беренче тапкыр сайлауда катнаша

Татарстанда 33 мең кеше быел беренче тапкыр сайлый. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең җитәкчесе Әгъзәм Гобәйдуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бүген 99 кешегә 18 яшь тула, ягъни алар сайлау хокукы ала.

“Сайлау участокларында бу хакта беләләр, аларны көтәләр. Әлбәттә инде, гадәт буенча, беренче тапкыр сайлауга баручылар өчен һәм бүген туган көннәрен билгеләп үтүчеләр символик бүләкләр тапшырылачак”,- диде Әгъзәм Гөбәйдуллин. Ул шулай ук республикада сайлаучы яшьләрнең шактый күп булуын һәм Татарстанда 18-35 яшьлек 800 мең кеше быел сайлауларга барырга хокуклыгын билгеләп үтте.


чыганак -  http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар