Татарстанда 2 меңләп автобус хәрәкәте контрольдә тотыла

Татарстан юл-транспорт министрлыгының диспетчерлык үзәге директоры сүзләренчә, автобусларның тизлек режимы, маршруты һәм расписаниесе тикшерелә.
ГЛОНАСС+112 системасында 2026 транспорт чарасы теркәлгән. Бу хакта “Татар-информ” корреспондентына “Татарстан транспорт һәм юл министрлыгының автоматлаштырылган мәгълүмат-идарә төбәк дирекциясе” директоры Айрат Садыйков җиткерде.
2 меңләп транспорт чарасыннан системада 703 маршрутка хезмәт күрсәтүче 770 мәктәп автобусы ; өстәмә белем бирү учреждениесенең 140 автобусы; яшүсмерләр спорт мәктәпләренең159 автобусы; фрахтование килешүе буенча балалар йөртүче 508 атуристлык автобусы; 142 муниципальара маршрутка хезмәт күрсәтүче 449 автобус теркәлгән.
“Диспетчерлык үзәгендә тәүлек буе күзәтү эшли, - дип сөйләде Айрат Садыйков. – Автобусларның тизлек режимы, маршруты һәм расписаниесе - контрольдә торучы төп параметрлар. Гадәттән тыш хәлләр туганда диспетчерлык үзәге экстрен оператив хезмәтләр белән элемтәгә керә”.
Аның сүзләренчә, барлык автобуслар ГЛОНАСС спутник навигациясе белән җиһазландырылган. Анда куркыныч туганда чакыру кнопкасы, каты тавыш көчәйткеч бар. “Әгәр дә автобус ниндидер сәбәпләр аркасында системада күренмәсә, рейска резерв транспорт чыга”, – дип билгеләп үтте диспетчерлык үзәге директоры.
“Кирәк булганда машина йөртүче диспетчер белән элемтәгә чыгып, ярдәм сорый”, - диде ул.
Диспетчерлык үзәге директоры һава шартлары вазгыятен метеостанция контрольдә тотуын, автомат рәвештә транспорт предприятиеләренә җиткерелүен әйтте. Системага төбәк кенә түгел, федераль метеостанцияләр кушылган, алар барысы 45тән арта, дип җиткерде ул.
Айрат Садыйков балалар төркеме булганда, диспетчерлык үзәге ЮХИДИ идарәсе белән берлектә автобусның ГЛОНАСС +112 системасы белән элемтәсен, куркыныч туганда чакыру кнопкасы, каты тавыш көчәйткеч эшләвен тикшерә, кимчелекләр булганда транспорт юлга чыгарылмый, дип җиткерде. Балалар төркеме өчен ун елдан артык булмаган автобус кулланыла, диде.
Быелгысы елдан ГЛОНАСС системасына фрахтование килешүе буенча балалар туристлык автобуслары да ялганган.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
9 август 2022 - 17:46Без имениХатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!Кияү кызыбызны кыйный?
-
9 август 2022 - 11:39Без имениБигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышларГомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
8 август 2022 - 12:19Без имениИрегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыниКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.