Логотип
Яңалыклар

Татарстан йөзүчесе Александр Красных дөнья чемпионатының ярымфиналына узды

Татарстан йөзүчесе Александр Красных 200 метрга ирекле стиль белән йөзү буенча дөнья чемпионаты ярымфиналына чыкты. Гомум зачетта ул тугызынчы булды. Аның вакыты - 46.91.
Моннан тыш, ярымфиналда Россия спортчысы Данила Изотов та чыгыш ясаячак - 200 метрга 1:46.65 вакыт эчендә йөзеп, ул алтынчы булды.

Сайлап алу ярышында иң яхшы вакытны Кытайдан Сунь Ян күрсәтте - 1.46.00. Искәртеп узабыз: кичә ул 400 метрга ирекле стиль белән йөзүдә дөнья чемпионы булды. 

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/03/111959/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар