Татарстан турында фильм төшерүдә һәркем катнаша

Республикабызда масштаблы проект старт алды: Татарстан турында фильм төшерү башланып китте. Якын арада аны җәмәгатьчелеккә күрсәтергә дә телиләр.
Фильмны Казанның яшь һәм талантлы режиссеры Владислав Кушнеров төшерә. Татарстан турындагы фильм – “Кинокрут” видеостудиясе һәм Вконтакте социаль челтәренең «Татарстан. Наша Республика» паблигының уртак проекты.Бүген кинокартинаның беренче эпизодлары Саескан Тавында төшерелә башлады. Бу аңлашыла да: нәкъ менә ул маршрутның беренче ноктасы булып тора. Фильмны биш көн эчендә төшереп бетерергә җыеналар. Шул сәбәпле, кыска гына вакыт эчендә Татарстанның 16 торак пунктына сәяхәт кылачаклар. Аларда төшерелгән эпизодлар аша республикабызның бөтен матурлыгын күрсәтәчәкләр.
Идея авторлары Татарстанда яшәүче һәр кешегә фильм иҗат итүче булу мөмкинлеген бирә. Республика турында кызыклы видеокадрлары булган һәркем аларны фильм режиссерына, паблик администраторына җибәрә яки #НашаРеспублика дигән хештэг ярдәмендә Вконтакте социаль челтәренә урнаштыра ала. Кадрлар профессиональ камерага гына түгел, һәвәскәр техникага, хәтта смартфонга да төшерелгән булырга мөмкин.
- Безнең Татарстан – гаҗәеп төбәк. Республиканың бөтен районнарында да матур урыннар бар, җирлегебз уникаль тарих һәм кешеләре белән аерылып тора... Алар турында сөйләргә генә кирәк. Без, үз чиратыбызда, искиткеч гүзәл республикабызның бар матурлыгын ача торган масштаблы фильм төшерергә уйлыйбыз, – дип сөйли фильм режиссеры Владислав Кушнеров.
Фильмның ничек төшерелгәнен Вконтакте социаль челтәрендә күзәтеп барырга мөмкин. Төшерү барышындагы фотоларны даими рәвештә урнаштырып баралар.
сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/47068-tatarstan-turyinda-film-t%D3%A9sher%D2%AFd%D3%99-%D2%BB%D3%99rkem-katnasha.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
1 март 2021 - 08:42Без имениИх, ирең турында шундый матур истәлекләр калырлык итеп яшәсәң икән ул. Бер сулыш белән укыдым.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
28 февраль 2021 - 20:56Без имениО, да уземне белеп.. Эшли башлаганнан бирле ир ат арасында.. Нэкь шулай сездэгечэ...Ирләр коллективында хатын-кызга кыенмы?
-
28 февраль 2021 - 14:23Без имениБез өйрәтмәсәк,кем өйрәтер улларыбызны.Шундый шәп хикәя.Үземне күрдем.Килен дә кеше баласы
-
28 февраль 2021 - 14:50Без имениШәптән башка ни язасың.Һәр язганың энҗе-мәрҗәннән җыелган.«Кешелекне дәвалыйсым килә»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.