Татарстан Республикасы Президенты Кубогы

Татарстан Республикасы Автомотоспорт федерциясе
«Высокая Гора» автодромы, 27-28 август,  2016 ел
Ралли-кросс буенча Татарстан Республикасы Президентының XXI Кубогы
«Супер 1600» дә Россия Чемпионатының VI этабы,
«Суперавто» классында «Национальный» Россия Кубогы
«Д2-Юниор»да Россия беренчелеге
«Д2Н» классында РАФ Кубогы


28 августта «Высокая Гора» автодромында егерме беренче «Татарстан Республикасы Президенты Кубогы» узачак. 
Әлеге ярышлар кысаларында  «Супер 1600» һәм «Национальный» классларында ралли-кросс буенча  Россия Чемпионаты этабы, «Суперавто» классында Россия Кубогы этабы узачак. «Д2-Юниор» классында,  шулай ук «Д2Н» классында РАФ Кубогы этабында яшь узышчылар «Ока» автомобилендә икенче ел инде үзләрен сыный.
Май аендагы кебек үк, Казанга бик күп автоузышчылар киләчәк – Мәскәү өлкәсе, Казан, Самара, Саратов, Тольятти, Ульяновск, Калуга, Смоленск, Воронеж, Ижевск, Нарофоминск, Чабаксар, Тверь, Рязань һәм башка шәһәрләрдән, шулай ук Белоруссия һәм Латвиядән – җәмгысы 50 дән артык катнашучы. Автоспортта әле яңа күренә башлаучылар да, инде исемнәре билгеле халыкара класслы спорт мастерлары, төрле чемпионат призерлары да бар. Ярышлар югары профессионал дәрәҗәдәге тамаша булыр дип көтелә.
Бу ярышларда зур күпчелек «Национальный» классында узышачак.
Интригалары да, сюрпризлары да кызыклы булыр. Призлы урыннар яулар өчен узышчылар  үзләренең бар тәҗрибәсен, автомобильләренең бөтен мөмкинлекләрен файдаланачак.
«Королевский» классында Казанга Белоруссиядән титуллы спортчылар, өч тапкыр Европа чемпионы Тимур Тимерҗанов һәм Европа ярышлары җиңүчесе Тимур Шиһабетдинов, автокросс буенча Европа чемпионы Угис Траубергс киләчәк. Иң яхшы узышчыларның искиткеч ярышын тамаша кылып булачак! Чемпиона ярышлары Россия Автомобиль Федерациясе, Татарстан Республикасы Автомотоспорт Федерациясе, Татарстан Республикас хөкүмәте һәм ААҖ «Ак Барс» «Холдинг компаниясе» ярдәме белән уздырылачак.
Җанатарларны – бай ярыш программасы, иң яхшы узышчылардан автограф-сессия, ә балаларны прилар оту көтә!
Биектауда узачак Ралли-кросска бармый калмагыз!

Ярышларның якынча расписаниесе

27 август, шимбә

08.30– 09.50       *Соңга калучылар өчен
                      Административ контроль (судейская вышка, «С» корпус
10.00 – 10.20    Техник инспекция, медицина күзәтүе (паддок)     
                                         КСКның 1нче утырышы (судейская вышка, «С» корпус–  10.30 –11.20    Йөртүчеләр брифингы/Җирәбә (матбугат үзәге, «В»–
               11.20 –12.30  Ирекле тренировка
12.40 –14.00 «Супер1600», «Д2Н», «Национальный», «Д2-Юниор» квалификацион килүләрнең 1 сериясе 
14.00 – 15.00 Тәнәфес (трассаны әзерләү, көндезге аш)
15.00 – 15.20  «Суперавто» квалификацион керүләрнең 1 сериясе
15.20 – 16.40  квалификацион керүләрнең 2 сериясе ( «Супер1699», «Д2Н», «Национальный», «Д2-Юниор», «Суперавто») 
Ахырдан КСКның 2 нче утырышы (судейская вышка, «С» корпусы)  
  
28 август, якшәмбе

08.30 – 09.00       Медицина күзәтүе (паддок)
09.00 – 09.45     Разминка (3 әйләнеш)
10.00 – 10.30    Ярышларның тантаналы ачылышы
10.40 – 12.00   «Супер1600», «Д2Н», «Национальный», «Д2-Юниор», «Суперавто» квалификацион керүләрнең 3 нче сериясе
12.10 – 13.30    4 нче серия
13.30 – 14.15      Трассаны әзерләү
                             КСКның 3 нче утырышы (судейская вышка, «С» корп.
14.15 – 15.15     «Суперавто» финалы
                          Финал, бүләкләүләр (подиум процедурасы), «Д3-мини» 
чыгышы

15.30 – 16.00    КСКның 4 нче утырышы  (судейская вышка, «С» корп.)
16.00                Рәсми бүләк тапшыру чарасы
Халыкара класслы атказанган спорт мастеры Р. Н. Миңнеханов «Суперавто» дивизионында катнашырга планлаштыра.
Журналистларга аккредитация һәм машиналарга пропуск алу өчен түбәндәге номер буенча шалтыратырга яки электрон адреска язарга кирәк.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...