Татарстан "Уңай мохит" илкүләм рейтингында икенче урынны алды

Татарстан "Уңай мохит" илкүләм рейтингында икенче урынны алды.
Россия төбәкләрендә социаль инфраструктура объектларының физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен уңайлылыгына багышланган тикшеренүләрне "Рейтинг" мәгълүмат коммуникацияләре үзәге ярдәме белән "Россия иреклеләр берлеге" бөтенроссия иҗтимагый оешмасы үткәрде.Россия Хезмәт министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2014 елның декабрь башына булган мәгълүматлар буенча РФ дә инвалидлыгы булган 12,8 млн кеше бар, аларның 2,5 миллионы актив хезмәткә яраклы яшьтә. Хәзер физик мөмкинлекләре чикләнгән 1,75 млн чамасы зат эшкә урнаштырылмаган. Экспертлар бәяләвенчә, инвалидларның хезмәт һәм социаль тормышка түбән дәрәҗәдә җәлеп ителүнең төп проблемаларның берсе транспорт, сәүдә, көнкүреш хезмәтләрнең һәм инфраструктура объектларының җитәрлек дәрәҗәдә уңайлы булмавы. Россиянең күпчелек шәһәрләрендә инфраструктура объектларының инвалидлар өчен җайлаштырылган булуы һәм социаль хезмәтләр сыйфаты мактарлык түгел.
"Уңай мохит" программасы 2011 елда эшли башлады. 2011-2015 елларга планлаштырылган бюджет ассигнованиеларының гомумкүләме 168,5 миллиард чамасы тәшкил итте. Әмма бүгенгә кадәр физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен мөһим проблемаларның күбесе хәл ителмәгән килеш кала. Моның белән бәйле рәвештә, "Россия иреклеләр берлеге" активистлары физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен социаль инфраструктура объектларының уңайлылыгына анализ ясауга багышланган киң күләмле тикшерүләр үткәрде.
Уңай мохит күрсәткечләре буларак, инвалидлар өчен мөһим пандуслар, җәмәгать объектлары ишекләрендә сары түгәрәкләр, тактиль плитә, светофорларның тавыш сигналлары алынды.
Беренче чиратта, администрация бинасы, Пенсия фонды бүлеге, даруханәләр, Саклык банкы бүлекләре, социаль хезмәтләр, кибетләр, кинотеатрлар кебек өстенлекле социаль һәм шәһәр инфраструктурасы уңайлылыгына бәя бирелде.
Аерым тикшеренүләр вакытында автомобиль стоянкаларында инвалидлар өчен парковка урыннары мониторингы үткәрелде.
Тикшерүләр вакытында "уңай мохит" объектының булуы гына түгел, ә аның "эшләве" тикшерелде. Шуңа күрә югарыда күрсәтелгән параметрларның һәрберсе 10 балл системасы буенча бәяләнде.
Рейтингта беренче урынны Краснодар крае алды, уртача баллы 7,2 тәшкил итә. Икенче урында Татарстан (6,8), өченче - Чечня Республикасы (6,2). Беренче бишлеккә Белгород өлкәсе (6) һәм Төмән өлкәсе (5,8) кергән.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/20/114738/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.