Логотип
Яңалыклар

Татарстан продукциясен таныту максатыннан республикада яңа электрон мәйдан эшли башлады



Яңа мәйданга 23 район теркәлгән инде 

Анда эшмәкәрләр үз продукцияләре турында мәгълүмат бирә алалар яки сатып алырга мөмкиннәр. Системадагы сәүдә әйләнешен карап, республика хакимияте икътисад өлкәсендәге ихтыяҗларны ачыкламакчы. Яңа проект хакында бүген Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифинг вакытында икътисад министры Фәрит Абдулганиев сөйләде.  

«Система республика җитештерүчеләре өчен мәгълүмати аналитик агрегатор булып тора», – дип белдерде министр. Анда теркәлгән җитештерүчеләр  республикада булган ихтыяҗлар хакында белә ала. Үзенең товарын да таныта алачак. «Әлеге электрон мәйдан  кече эшмәкәрләр өчен  аеруча файдалы», – ди министр. Бу сайтта үзмәшгульләр дә теркәлеп,  продукцияләрен сата ала.  

Электрон системаны булдыру хакындагы указны Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов мартта имзалаган. Май аенда гамәлгә кергән мәйданда инде 23 район, 56 предприятие теркәлгән. Алабуга, Минзәлә, Лаеш, Бавлы, Әгерҗе, Чирмешән районнары актив эшли башлаган. Системадагы муниципаль районнар һәм предприятиеләр 656 төрле продукция тәкъдим итә. Икътисад министрлыгы әлеге мәйданда барлык районнарның теркәлүен тели. Чөнки район җирлегендә җитештерелгән товар хакында республиканың башка почмагында яшәгән эшмәкәрләр белмәскә мөмкин. Электрон система алар өчен түләүсез реклама тактасы булачак.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар