Татарстан Президенты «Гунда» корпорациясе җитәкчелеге белән «KAZAN EXPO» күргәзмә үзәген төзү проекты турында сөйләште

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Гунда» корпорациясе Директорлар советы рәисе, генераль директоры Чжан Дачэн белән «KAZAN EXPO» күргәзмә үзәген төзү проекты турында сөйләште.
Рөстәм Миңнеханов корпорация җитәкчелегенә Татарстанга игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләгәнчә, бүген ТР делегациясе Россия-Кытай дөнья күргәзмәсендә катнаша (ЭКСПО). "Бездә Харбин халыкара күргәзмә үзәге уңай тәэсир калдырды, аның төзелеше белән сез үзегез шөгыльләнгән. Без "Гуда" корпорациясе турында, төрле эшчәнлек алып баручы Кытай компаниясе буларак, ишеткәнебез бар", - дип ассызыклады Татарстан Президенты. Ул билгеләгәнчә, Казанда «KAZAN EXPO» эре күргәзмә үзәге төзелеше башлана. Татарстан башкаласы WorldSkills - 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукын яулаганга күрә, проект аеруча актуаль. Сезнең бу өлкәдә тәҗрибәгез безгә бик файдалы булыр иде һәм без "Гуда" корпорациясенең әлеге проектта катнашырга теләк белдергәненә бик шат, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Чжан Дачэнга Кытай корпорациясенең объектны төзүдә катнашу мәсьәләләрен хәл итү өчен эш төркеме оештырырга тәкъдим итте.
«Уртак эшебезнең формаларын һәм күләмен билгеләргә кирәк. Безнең вакыт чикле, күргәзмә үзәген Россиядәге 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионатына әзер итәргә кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Яклар бердәм фикергә килде: финанс сәбәпләр аркасында күргәзмә комплексы өстәмә функцияләр үтәргә тиеш, объектта күңел ачу үзәге, кунакханә һәм башкаларны оештыру планлаштырыла.
сылтама:http://http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/12/114487/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
Соңгы комментарийлар
-
25 май 2022 - 12:23Без имениМэчет юк иде диеп, язучыга бэйлэнергэ кирэкми, документ тутырмаган ла, ул! Бер ялгыз апа-эби йортында жыелып намаз укыйлар иде, анда йоруче бабайлар да байтак иде. Олылардан ишетеп белэбез Талип бабай турында. Булдырасын, Фагилэ!«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
24 май 2022 - 23:21Без имениУзен язасын гел ирём бн кинэшлэшэм дип, узен Кэйна Сузен тынлыйсын, монда анлашылмый, ыганыч баксов синаКайнанам мине карак дип уйлый бугай
-
24 май 2022 - 20:41Без имениБарлык кызларны да бер калыпка салмагыз әле. Егетләрнең кузләре шундый җилбәзәк кызларга төшә дә, аннан соң барлык кызларны гаепли башлыйлар. Шәhәрдән кайткан кызны озатмаса, авылда уңган, акыллы кызлар беткәндер. Озаткан егеткә сантый дип әйтерлек кыз бик төпле тугел икәне билгеле инде. Дөрес, кызларның да сайлау хокукы бар. Тик акыллы кыз моны мөмкин кадәр упкәләтмичәрәк эшлиЯраткан кызым миңа «Сантый» кушаматы такты
-
24 май 2022 - 18:05Без имениМолодец! Уч итеп, тырышып кеше булган. Кемдер уч итеп эчэргэ сабышып, юлдан язык идеЯраткан кызым миңа «Сантый» кушаматы такты
-
24 май 2022 - 10:32Без имениБэясен белмим эни, апа, эби булэк итте диегез.Шл вакытта кайнанагыз яна кулмэкне чыгым тугел, керем итеп кабул итэр бэлкем.Кайнанам мине карак дип уйлый бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.