Логотип
Яңалыклар

Татарстан Милли музеенда сәнгать төне үтәчәк - афиша

3 ноябрьдә Татарстан милли музее 4нче «Сәнгать төне» гомумроссия мәдәни—мәгариф акциясендә катнашачак.

Программа «2016 - Одиссея киносы» дип атала һәм Россиядә Кино елына багышлана. Программа балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы һәм бай булачак, дип хәбәр итә Татарстан милли музее матбугат хезмәте.

Балалар программасына 14.00 сәгатьтә старт биреләчәк. Музейларга театрлар һәм китапханәләр дә кушылып китәчәк. Шәһәрнең үзәк балалар китапханәсе «Кино мәйданы» дигән махсус проект әзерли, анда хезмәткәрләр китап геройларының ничек итеп мультфильмнарда һәм фильмнарда җанлануын сөйләячәк. Күргәзмәләрдә илленче еллардагы диапроекторлар һәм кинопроекторлар; пластинка уйнаткыч (мультфильм һәм фильмнардан яраткан җырлар); «киноплёнка» рамкаларында 50нче елардагы актерлар фотографияләре; мультфильм персонажлары булган курчаклар куелачак.

Болактагы Яшьләр театры (Казан) «ТаланТы» театраль проектында «Без кино төшерәбез» спектаклен күрсәтәчәк. Музейның яшь дуслары мастер-классларда катнаша алачак. «Полигон» өстәл уеннары клубында танылган Россия һәм совет кинофильмнары буенча сюжетлы уеннар оештырылачак.

Зурлар өчен программа 18.00 сәгатьтә башланып, төн уртасына кадәр дәвам итәчәк. Аларны мюзикл жанры һәм кинода музыкант роле турында лекцияләр көтә. Шулай ук киносценарийләр һәм башка кызыклы чаралар буенча мастер-класслар, кинофильмнардагы музыкадан концерт, тавышсыз кино булачак.

Әлеге кичтә «Музейда кино төшер» акциясенә йомгак ясалачак. Конкурс старт алды инде: теләгән һәр кеше музейда кыска ролик төшерә һәм социаль челтәргә куя ала. Җиңүчеләр «халык тавыш бирүе» һәм «лайклар» саны буенча билгеләнәчәк.

Бүләкләү тантанасы 3 ноябрьдә 21.00 сәгатьтә булачак. 

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар