Логотип
Яңалыклар

«Татарстан командасы» сәламәтлек чакрымнарын саный

«Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасы яңа проект башлап җибәрде.

«Сәламәтлек чакрымнары» дигән проект Татарстанның спорт өлкәсендәге җиңүләре һәм казанышларына багышлана. Аның катнашучылары төрле спорт чаралары ярдәмендә “Татарстан командасы” инициативасының төп идеясен җәелдерергә булган.

«Сәламәтлек чакрымнары» авторлары һәм катнашучылары Татарстанга булган хисләрен башкаларга да күрсәтергә тели. Татарстан – ул спорт һәм сәламәтлек территориясе, ди алар бертавыштан.
“Татарстан командасы”ның яңа проекты велосипед узышыннан башланып китте. “Казан” гаилә үзәгендә башланып киткән сәяхәт киләчәк шәһәре – Иннополиста тәмамланды. Бу ике урын да татарстанлылар арасында популяр. “Сәламәтлек чакрымнары”ның беренче акциясе катнашучылары республиканың йөзек кашы булган истәлекле урыннарга игътибарны тагын да арттырырга тели.

Иннополиста велосипедчыларны су полосы буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Ирек Зиннуров каршы алды. Ул «Татарстан командасы» инициативасы вакытында спорт проекты булдыруны хуплап, катнашучыларга символик медальләр тапшырды.

Әйтергә кирәк, Ирек Зиннуров «Татарстан командасы»на беренчеләрдән килеп кушылды. Бүген әлеге  инициативага йөзләп татарстанлы кушылды. Алар арасында Дәүләт Думасы депутаталары, журналистлар, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре бар. Хәер, аңа кушылучылар арта бара. “Татарстан командасы” үз республикасын яратучылар, аның белән горурланучыларны берләштерә.

sntat.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар