Татарстан китап нәшрияты Санкт-Петербург XI халыкара китап салонында беренче мәртәбә катнаша

26-29 май көннәрендә Санкт-Петербургта халыкара китап салоны оештырыла. Анда Татарстан китап нәшриятының беренче мәртәбә катнашуы көтелә. Күргәзмәдә нәшриятта дөнья күргән 200ләп исемдәге басма тәкъдим итү күздә тотыла.
Бу хакта нәшриятның маркетинг бүлеге мөдире Зөлфирә Хәмәдъярова тулырак бәян итте. Аның сүзләренчә, Татарстан китап нәшрияты Мәскәүдә елга 2 мәртәбә үткәрелә торган зур күләмле китап күргәзмәләрендә катнаша. Аның сентябрьдә уздырыла торганында илебез төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә нәшриятлар үзләренең продукциясен тәкъдим итә.“Бүген төбәк нәшриятлары бастырган китап санының күплеге белән аерылып тормый. Шуңа Мәскәүдәге халыкара күргәзмәдә, гадәт буенча, китапларыбызны, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл Республикалары белән берлектә, гомуми стендта тәкъдим итәбез”, – дип билгеләп үтте Зөлфирә Хәмәдъярова. Әйтик, былтыр Мәскәүнең Кызыл мәйданында уздырылган “Россия китаплары” фестивалендә Татарстан нәшриятлары стенды белән Россия Президенты Владимир Путин да танышты. Дәүләт башлыгына Г.Тукайның Татарстан китап нәшрияты 2014 елда дөньяның 15 телендә бастырган “Шүрәле” китабы бүләк ителгән иде.
Санкт-Петербургта оештырылачак салонда катнашуга чакыру килгәч, бераз уйга калдык, чөнки анда катнашу өчен взнос күләме дә, юл чыгымнары зуррак, дип сөйләде нәшрият вәкиле. Шулай да, барырга ниятләгәннәр.
Күргәзмәдә тәкъдим ителәсе китаплар ассортиментын туплар алдыннан, ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ринат Вәлиуллин белән элемтәгә чыкканнар. Ул, үз чиратында, Санкт-Петербург татарларының Мәскәүнекеләрдән аерылып торуы, аерым алганда, Мәскәүдә гомер итүче милләттәшләребезнең татар телендә сөйләшә торган сегментының күбрәк сакланып калуы турында әйткән. Шуңа Санкт-Петурбург салонында татар телендәге китапларны гына түгел, аларның рус һәм башка телләргә тәрҗемәләрен үз эченә алган, шулай ук татар тарихы, мәдәнияте, сәнгате һәм башка өлкәләргә багышланган рус телендәге басмаларны да тәкъдим итмәкчеләр. Күргәзмәдә Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Әмирхан, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин һ.б. татар классик язучылары, шагыйрьләре әсәрләре тупланган китаплар белән беррәттән, хәзерге заман каләм әһелләре басмалары да урын алачак.
Бүген тарихи әдәбиятка игътибар шактый зур. Болгар, Казан тарихын яратып укыйлар, ди нәшрият вәкиле. Санкт-Петербургка алып барыласы тарихи басмалар рәтендә – Равил һәм Раил Фәхретдиновларның “История татарского народа” китабы, аның татар, рус һәм инглиз телләрендәге вариантлары, “Деревянная архитектура старой Казани” китап-фотоальбом һ.б.лар.
Балаларга тәкъдим ителәчәк китапларның да күпчелеге берьюлы татар һәм рус телләрендә. Габдулла Тукай әсәрләреннән торган “Сагыныр вакытлар”, шагыйрә Резедә Вәлиеваның “Йолдызстан батыры”, “Нәниләр тел өйрәнә”, А.С.Пушкинның “Әкиятләр” басмалары – шулар рәтендә. Моннан тыш, “Татарские народные сказки”, татар телендәге “Тукай хәзинәләре” дип аталган әкият китаплары сериясен һ.б. китапларны алып барырга ниятлиләр.
Зөлфирә Хәмәдъярова сүзләренчә, бу төр күргәзмәләр, сәфәрләр, эшлекле элемтәләр урнаштыру, укучылар табу мөмкинлеге бирә. Нәшриятта исә елына 115ләп исемдәге яңа китап дөнья күрә.
“Бүген халык китап укымый, диләр. Мин бу сүзләр белән килешмим. Беренче квартал нәтиҗәләре буенча, Татарстан китап нәшрияты бастырган китапларны сату дәрәҗәсе, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, кимемәде. Бу үзе үк – матур күренеш”, – диде ул.
сылтама
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
9 август 2022 - 17:46Без имениХатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!Кияү кызыбызны кыйный?
-
9 август 2022 - 11:39Без имениБигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышларГомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
8 август 2022 - 12:19Без имениИрегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыниКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.