Татарстан Хөкүмәте – яңа составта


 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан республика Хөкүмәтенең яңа составы расланды. Бүген Дәүләт Советының унынчы утырышында парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин министрлыклар һәм ведомстволар башлыкларын атап узды.

ТР Президенты Указлары нигезендә, ТР Министрлар Кабинетының яңа составында бары тик бер яңа түрә - экология һәм табигый байлыклар министры вазифасына Фәрит Абдулганиев билгеләнде. Министрлык һәм ведомстволарның калган җитәкчеләре үз урынында калды.

ТР Дәүләт Советы исеменнән Фәрит Мөхәммәтшин аларга алдагы эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән кандидатураларны яклаган өчен депутатларга рәхмәтен ирештерде. “Республика һәрвакыт башкарма хакимият һәм парламентның бер юнәлештә тыгыз эшчәнлек алып баруы белән отты – уңышыбызның асылы да нәкъ менә шунда. Киләчәктә дә республика үсеше өчен тырышып эшләячәкбез. Хөкүмәтнең төп составы элеккечә сакланды. Безне алда саллы эш көтә, һәм ул республикада яшәүчеләр иминлеге бәрабәренә башкарылачак. Депутатларның хуплавы бик мөһим”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов

http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/25/113974/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан