Татарстан – халыклар дуслыгының символы

Халыклар бердәмлеге көненең мәгънәсен аңлау, төрле милләт һәм дин вәкилләренең бердәм тормышына соклану өчен Татарстанга килергә кирәк. Нәкъ менә ул халыклар дуслыгы һәм бердәмлек буенча Россиянең башка төбәкләренә генә түгел, чит илләр өчен дә үрнәк ролен үти, дип саный Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин.


4 ноябрь – Россиядә Халыклар бердәмлеге көне буларак бәйрәм ителә. Быел ул илебездә 23 нче ел рәттән билгеләп үтелде. Әлеге уңайдан Казанның меңьеллык мәйданында зур митинг-концерт оештырылды. Халык шулкадәр күп иде ки, аларның сөенечле алкышлары музыка тавышын да күмеп китте, хәтта. Кемдер җырлап-биеп күңел ачса, башка берәүләр фотога төшеп рәхәтләнде.



Бердәмлекнең әһәмияте арта

- Бу – яңа бәйрәм. Ул илебез өчен бик зур әһәмияткә ия дип саныйм. Дөньяда вәзгыять хәзер шактый катлаулы. Телевизорны ачарлык түгел: әллә ниниди куркыныч нәрсәләр турында сөйлиләр. Мондый шартларда бердәмлек, дуслыкның әһәмияте бермә-бер арта. Шәхсән мин Татарстанда яшәвем белән горурланам. Алга таба да дус булыйк, бердәм булыйк, - дип уртаклашты безнең белән бәйрәмгә килгән Фәния ханым.



Ул бирегә оныгы белән килсә, Алия һәм Евгений Кузнецовлар бөтен гаиләләре белән чыккан.

- Бәйрәм булгач, килми калмадык инде. Моңа кадәр әлеге көннең ни дәрәҗәдә зур әһәмияткә ия булуын аңламаганбыз икән. Ә бит чыгыш ясаучылар дөрес әйтә – Татарстан рус һәм татар милләтләренең, ислам һәм православ диннәренең үзара дус һәм тату яшәве буенча бик күпләр өчен үрнәк, - дип уртаклашты яшь гаилә.



Чит илләр дә көнләшә

Чыннан да, чыгыш ясаучыларның барысы да бәйрәм кунакларына дуслык, татулыкның әһәмияте турында сөйләде.

- Россия – күпмилләтле ил. Татарстан исә аның аеруча күпмилләтле төбәге. Безнең республикада халык үзенең һәм башка милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен, милли-мәдәни традицияләрен хөрмәт итә. Без бердәм. Дус-тату гомер кичерәбез, бергәләшеп алга барабыз, камилләшәбез. Нәтиҗәдә, тормышыбыз көннән-көн яхшыра, байлыгыбыз арта, - дип ассызыклады Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.



Ул китергән мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта Татарстанда 100 дән артык милли-мәдәни берләшмә эшли. Алар республиканың чын мәгънәсендә визит карточкасына әверелгәннәр инде.

- Соңгы ике ел эчендә республикада 45 тән артык чит ил делегациясе кунак булды. Төп максатлары – үзара милли мөнәсәбәтләрне җайларга өйрәнү, бездән, Россиядән үрнәк алу булды. Безнең бердәмлекне, уртак омтылышларны күреп, шаккатып киттеләр, - дип дәвам итте сүзен җитәкче.



“Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов исә үзенең чыгышында Татарстанның мөмкинлекләр территориясе булуына басым ясады.

- Биредә үз потенциалыңны тормышка ашыру, яхшы белем алу, үз алдыңа зур максатлар куеп, аларга ирешү өчен барча мөмкинлекләр дә тудырылган. Чөнки кеше – безнең республиканың иң зур кыйммәте. Әйе, без барыбыз да төрле, тик без бердәм, - дип бәйрәмгә җыелган халыкка мөрәҗәгать итте Тимур Сөләйманов.



Дуслыкның чын мәгънәсе Татарстанда аңлашыла


Чара җыр һәм биюләр белән дәвам итте. Көннең шактый салкын булуына карамастан, берәү дә кайтып китәргә ашыкмады. Киресенчә, балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачтылар. Мәскәүдән исә әлеге бәйрәмгә Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин килгән иде.


 


- Биредә – меңьеллык тарихы булган шәһәрдә милләт һәм диннәр һәрвакыт тоташ үрелеп камилләшкәннәр. Әлеге дуслык, бердәмлекнең тарихы бик еракларга барып тоташа. Шуңа күрә Казан  өчен Халыклар бердәмлеге көне аеруча зур игътибарга ия дип саныйм. Нәкъ менә биредә әлеге бәйрәмнең мәгънәсе тулысынча аңлашыла, - дип ассызыклады Александр Сидякин.

Ул Татарстанда татар һәм рус милләтләре, ислам һәм православ диннәренең бер-берсенә шул дәрәҗәдә якын торуларына соклануын яшермәде.

- Биредә мәчет һәм чиркәүләр бер-берсенә бик якын урнашкан. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Болгар һәм Зөяне берьюлы төзекләндерә, әлеге мәдәни мирасларны саклау өстендә бик зур эшләр башкара. Шул рәвешле, республикада ислам һәм православ диннәре турында берьюлы кайгырталар. Бу – һәркем өчен зур үрнәк, - дип белдерде депутат.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...