Логотип
Яңалыклар

ТАТАРСТАН КЕШЕСЕ – КОСМОСТА!

Чыгышы белән Бөгелмәдән булган Сергей Рыжиков 19 октябрьдә «Союз МС–02» корабле командиры вазыйфасында беренче тапкыр космоска очты, дип хәбәр итә Роскосмос.
Старт алдыннан Сергей Рыжиков корабль экипажы командиры итеп билгеләнү шатлыгын журналистлар белән уртаклашты. Аның фикеренчә, очыш кызыклы, экспериментларга бай булачак.
«Фәнни-гамәли тикшеренүләрнең Россия программасы 54 экспериментны үз эченә ала, – дип сөйли космонавт. – Кайберләрен беренче тапкыр сыныйбыз. Минем өчен бу программа – үзем омтылган планка ул!»
Экспериментлар медицина, биология, геофизика, биотехнология өлкәсенә карый. Арада, мәсәлән, МКСта борыч үстерү, луноходлар белән дистанцион идарә итү технологиясен көйләү кебекләре бар.
 42 яшьлек космонавт Сергей Рыжиковның моңа кадәр космик очыш тәҗрибәсе булмаган. Бөгелмәдә туган, Төмән өлкәсендәге Нижневартовскида яшәгән, Качинк югары хәрби авиация училищесын тәмамлаган. II класслы хәрби очучы.  Космонавтлар отрядына килгәнче, Л–39, МиГ–29 самолетларын үзләштергән, 700 сәгатьтән артык очу тәҗрибәсе бар. Беренче космик очышка 2014 елның декабреннән әзерләнә башлый.
Сергей Рыжиков командалыгындагы корабль очышы 2 тәүлеккә сузылачак. 21 октябрьдә исә «Союз» Халыкара космик станциясе белән кушылачак. Космонавтлар Җиргә 130 тәүлектән соң гына кайтачак әле.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар