Татарстан «каймагы» базарга чыга

26 декабрьдә «Милли сәүдә маркасы» Дәүләт унитар предприятиесе башлап җибәргән Республика фестиваль-конкурсы эшен дәвам итә. Узган ел Фестивальнең беренчесе  «Казылык» номинациясендә узган иде. Бу юлы бөтен игътибар сөт ризыкларына. Конкурсның исеме дә «Каймак». Анда 15 җитештерүче катнашыр дип көтелә. Дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры Сафиуллин Илсур Миңнур улы бу фестиаль товар җитештерүчеләр өчен генә түгел, яңа ел табынына ризык алырга дип килгән шәһәр халкы өчен дә күңелле  чара булыр дап вәгъдә итә. Сатып алучы үзенә ошаган ризыкны татып һәм бәяләп карый алачак. Шул рәвешле теге яки бу ризыкның  «Милли сәүдә маркасы» лейблы белән кибет киштәләренә үтү юлын тизләтәчәк. Чөнки «Агросәнәгать паркында  «Контроль сатып алу» дигән акция дә узачак. Яңа ел табынына сыйфатлы сыр, катык ише ризыклар, төрледән төрле казылыклар сатып алырга теләгән кешеләр иртәнге сәгатьләрдә Аграраная урамындагы әлеге базарга барырга ашыксыннар иде. Бәяләр дә өстәмәләрсез булачак бит.

Товар һәм бәя генә түгел бит әле. Бу сәүдә фестивалендә чып-чын йолдызлар белән бергә мәшһүр Венера Ганиева кабызган йолдызлар алты сәгать дәвамында концерт куеп торачак.
     

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»