Логотип
Яңалыклар

Татарстан һәм Минск өлкәсе: парламентара хезмәттәшлекне киңәйтү

Дәүләт Советының хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзалары Минскида (Беларусь Республикасы) эш сәфәрендә.

 

Делегация составында – Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, берләшмә җитәкчесе Алсу Нәбиева, Татарстан парламенты депутатлары Ольга  Воронова, Светлана Захарова, Ирина Терентьева, Елена Кузьмичева, Алсу Нәдршина, Рузилә Тимергалиева, Рима Мөхәммәдшина һәм Роза Гайнетдинова. Сәфәрнең төп максаты – социаль сәясәтне гамәлгә ашыру һәм гражданнарга патриотик тәрбия бирү өлкәсендә тәҗрибә, иң яхшы региональ һәм муниципаль закон чыгару практикалары белән уртаклашу. Моннан тыш, депутатлар парламентара элемтәләрне киңәйтү һәм элек имзаланган Хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышырга ниятли.  

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Минск өлкәсе Депутатлар советы арасында хезмәттәшлек турындагы килешү 2022 елның 1 июлендә Гродно шәһәрендә Беларусь һәм Россия төбәкләренең IX форумының пленар утырышы барышында имзаланган иде. Документка ул вакытта дәүләт хакимиятенең ике закон чыгару органы җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Наталья Якубицкая кул куйды. РФ ФС Федерация Советы һәм БР Милли җыелышының республика советы ярдәмендә төзелгән килешү Татарстан белән Минск өлкәсенең парламентара хезмәттәшлеген ныгытуга юнәлдерелгән.

Минск өлкәсенең Закон чыгару җыелышы республика Дәүләт Советы хезмәттәшлек турында килешү имзалаган унберенче чит ил парламенты булды. Документ нигезендә яклар парламент эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклаша, үзара эшлекле багланышлар урнаштыруга ярдәм итә. Килешүдә хезмәттәшлекнең түбәндәге юнәлешләре өстенлекле итеп билгеләнгән: халыкны социаль яклау, фәнни-техник үсеш, гражданнарның иҗтимагый берләшмәләре арасында мәдәни багланышларны һәм элемтәләрне киңәйтү, әйләнә-тирә мохитне саклау һ. б.

Бүген ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган 3 миллион белорус истәлегенә төзелгән «Хатынь» дәүләт мемориаль комплексында булдылар. Бу Беларусьта иң хөрмәтле урыннарның берсе, белорус халкының фаҗигасе һәм нацизм коточкычлыгы символы булып тора.

1943 елның һәлакәтле көненә кадәр Хатынь 26 йортлы гади тыныч белорус авылы булган. 22 март иртәсендә немец илбасарлары картларны, хатын-кызларны, балаларны амбарга куып кертәләр, бикләп, ут төртәләр. Янгында 149 кеше, шул исәптән, 75 бала һәлак була. Хатыньның тарихы уникаль түгел. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында 288 белорус авылы халкы тереләй яндырыла.

Ике ел элек фаҗиганең 80 еллыгына "Хатынь" мемориаль комплексында масштаблы реконструкция үткәрелгән.

Иртәгә Татарстан парламентарийлары «Минск районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү территориаль үзәге» дәүләт учреждениесендә булырга һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә һәм гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү эшчәнлеген оештыру белән танышырга ниятлиләр.

Моннан тыш, сәфәр барышында  «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе вәкилләре агымдагы елның 25-27 июнендә Түбән Новгород өлкәсендә узачак «Беларусь һәм Россия яшьләре – Бөек Җиңү варислары һәм Союздаш дәүләтнең киләчәге» Россия һәм Беларусь төбәкләренең XII форумына әзерлек барышы турында фикер алышачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар