Логотип
Яңалыклар

Татарстан дзюдочысы Ташкентта Гран-при бүләгенә ия булды

Ташкентта Гран-при этабында Татарстан дзюдочысы Нияз Билалов бронза медаль алды. Ул 100 кг га кадәрге авырлык категориясендә кече финалда Франция җыелма командасы лидеры Клемент Делверны җиңде.
Экспертлар Үзбәкстан башкаласында халыкара турнир нәтиҗәләре буенча Нияз Билаловның Казанда 2016 елда Европа чемпионатында катнашу мөмкинлекләрен уңай бәяли.

Ташкентта дзюдо буенча Гран-при ярышларында 50 илдән 355 спортчы катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Дзюдо федерациясе матбугат хезмәте.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/05/114261/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар