Логотип
Яңалыклар

​Татарстан дзюдочысы Европа Кубогында көмеш медаль алды

Минскида дзюдо буенча Ачык Европа кубогының икенче көне нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы әгъзасы Нияз Билалов (100 кг га кадәрге авырлыкта) көмеш медаль алды.
Финалда татарстанлы кубалы Хосе Арментероска оттырды. Ул финалга кадәр өч ил вәкилен җиңгән иде.

Хәзер 20 яшьлек чаллылы Россия җыелма командасы составына керә. Тиздән ул Көньяк Кореядә 2015 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадада катнашачак.
Искәртеп үтик, бер ай элек Нияз Оренбургта Европа Кубогы этабында халыкара класслы спорт мастеры нормативын үтәде. Моннан тыш, бу сезонда ул Австриядә Халыкара турнирда алтын медаль алды һәм Африкада Ачык кубокта – көмеш, дип белдерделәр ТР Дзюдо федерациясендә.

Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/08/110224/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар