Логотип
Яңалыклар

Татарстан депутатлары милли костюм көнен булдыру хакында фикер алышты

"Костюм ул — кеше хакында фикер йөртү", - дип саный галим Индус Таһиров.

Республика парламентының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында бүген депутатлар Татарстан халыклары милли костюмы (яки милли киеме) көнен булдыру хакында фикер алышты. 

Милли кием көнен кайсы датада уздырырга дигән тәгаен карар кабул ителмәде. Кайбер депутатлар 30 августта уздырырга дигән фикерләр әйттеләр. 

7 миллион бүленгән, әмма ихтыяҗ канәгатьләндерелми

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова фикеренчә, кулдан эшләнелгән эксклюзив әйберләр ясаучыларга гына ярдәм итеп калмыйча, милли костюмнар җитештереп сатуны да әйләнешкә кертү кирәк.

“Заманча татар җәмгыятенә, бигрәк тә аның прогрессив өлешенә − эшмәкәрләр, иҗади һәм фәнни элитасы өчен үзләренең татар булуларын күрсәтә һәм милли костюм билгеләре булган әйберләр кирәк.  Бу эшләрнең параллель рәвештә бөтен дөнья күләмендә баруын без барыбыз да яхшы беләбез. Татарстанда да милли киемнәрне, беренче чиратта, билгеле, татар костюмнарын һ.б. халыкларның милли костюмнарны популярлаштыру өчен күп нәрсә эшләнелә. Грантлар ярдәмендә татар, рус, чуваш милли киемнәрен җитештерү, милли аяк киемнәре тегү, баш киемнәрен ясау җайга салына. 2013 елдан алып кына да әлеге эшкә 7 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән һәм 24 җитештерүче грант откан”, - диде урынбасар. Әмма шуңа да карамастан, татар милли бизәкләре төшерелгән өс кименәре, баш киеме, аяк киеме чыгаручылар юк.

“Милли бизәкле әйберләр ясаучылар, беренче чиратта, эксклюзивлык һәм югары сәнгать әсәрен тудыруны максат итеп эш итә. Бу массаның ихтыяҗын канәгатьтәндерә алмый”, - дигән фикердә Эльвира Камалова.

Ул шулай ук милли костюмнарны популярлаштыруда күргәзмәләр ярдәм итәр, дип фаразлый. “Республика җитәкчелегенең чит илләргә эшлекле сәфәрләре вакытында милли костюмнар күргәзмәләре оештыру да бик кызыклы булыр иде”, - дип нәтиҗә ясады министр урынбасары.

Аның фикеренчә, сыйфатлы, әмма урта хәлле кеше сатып ала алырдай, милли бизәкле әйберләр юк диярлек. “Йә ул искиткеч кыйммәт һәм син милли бизәкле әйбер сатып алам дисәң, күп акчалар калдырырга мәҗбүр буласың, яисә инде бөтенләй Кытайда эшләнелгән кием-салым тәкъдим ителә. Әмма урта хәлле кеше сатып алырдай, югары сыйфатлы андый әйбер табуы бик авыр”, - ди Э.Камалова.

Гореф-гадәтләрне, милли киемнәрне иҗтимагый оешмалар яңартырга тиеш

“Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова фикеренчә, халык милли кием һәм фольклор киемнәре арасында аерма барлыгын күрми, белми.

Милли киемнәрне популярлаштыруда җитәкчеләрнең фәрманын көтеп ятасы түгел, бу эш буенча иҗтимагый оешмалар эшләргә тиеш, ди ул. Мисалга Кадрия Идрисова “Ак калфак”ның 65 филиалында үткәрелгән аш-су буенча мастер класслар, форумнарга калфаклардан килүне, балага исем кушу, бишек туйлары кебек гадәтләрне кире кайтаруга багышланган чаралар үткәрүне китерде.

“30 ноябрь көнне Азнакайда сандык туе үткәрәчәкбез. Ник дигәндә, кызлар хәзер кияүгә гардероб белән чыга башлады. Сандыкның нинди мәгънәгә ия икәнен өйрәнәбез, фотосурәтләр җыябыз. Яшьләрдә, балаларда бу омтылыш уянды, хәзер аны үстерәсе, күтәреп кенә аласы калды”, - ди Кадрия Идрисова һәм һәр милләтнең үз киемен популярлаштыруы мөһим дигән фикерен җиткерде.

“Түбәтәй генә мәсьәләне хәл итми”

Комитет әгъзасы, В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт Зур рус драма академия театры сәнгать җитәкчесе Александр Славутский фикеренчә, милли киемнәрне популярлаштыру өчен конкурслар уйлап табарга, Европа костюмы белән милли киемнәрне синтезларга кирәк.

“Бер түбәтәй белән генә мәсьәләне хәл итеп булмый. Бу бик авыр эш, билгеле. Моның өчен җитди модельерларны җәлеп итәргә, бәйгеләр үткәрергә кирәк. Татар милли заманча киемнәренең матур булуы мөһим. Чиста милли кием белән генә йөреп булмый. Европа киемнәре белән милли бизәкләрне берләштереп тегәргә кирәк”, - ди ул.

Комитет әгъзасы, Татарстан халыклары дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов бу мәсьәләне чишү буенча үз фикерләре белән бүлеште.

“Узган ел милли костюмны популярлаштыру буенча без Пермь өлкәсендә бик матур мисалга тап булдык. Анда милли киемнәр кигән җитәкчеләрнең фотолары белән календарь эшләгәннәр. Алар арасында фин-угор халыклары, руслар, татарлар һ.б. милләт вәкилләре бар иде”, - диде Ирек Шәрипов.

Комитетның Экспертлар советы җитәкчесе, тарихчы, ТР Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров милли костюмны популярлаштыру бик мөһим һәм кирәкле эш икәнен ассызыклады.

“Костюм ул — кеше хакында фикер йөртү. Костюм аша халыкның күңеленә үтеп керәләр. Халык күңеле исә ул — дәүләтнең хәле. Шуңа да бүген без фикер алыша торган мәсьләлә ул экзотика түгел. Татарлар, яки руслар өчен генә дә кирәк әйбер түгел, гомумән, бөтен Россия өчен кирәк. Бу халыкның рухи халәте. Әгәр рухи халәт җимерелгән икән инде, дәүләтнең киләчәге юк. Костюмнарны пропагандалау бик дөрес эш”, - диде И. Таһиров. 

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар