«Татарстан белән горурланам – сайлауларга барам!»

Республикабызда «Татарстан белән горурланам – сайлауларга барам» дип аталган марафон уза. «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте уздырган бу чарада республика халкы да бик актив катнаша. Марафонның максаты – Татарстан халкын алда торган Бердәм тавыш бирү көненә җәлеп итү, аларны сайлауларга барырга өндәү. Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 13 сентябрендә Татарстан Президентын һәм җирле совет депутатларын сайлаячакбыз. Шул уңайдан 2 сентябрь көнне Бауман урамында бик кызыклы чара узды – марафонны оештыручылар урамга Татарстан картасы сурәтләнгән һәм алда торган сайлаулар хакындагы мәгълүмат язылган баннер элеп, халыкны шул баннер янында сурәткә төшерергә чакырды. Теләк белдерүчеләр берәр кызыклы фикер язылган (мәсәлән, «Мин сайлауга барам! Аннан – туңдырма алырга!») табличкалар сайлап, шуның белән сурәткә төштеләр, аннары бу сурәтләрне #яидунавыборы дигән рәсми хэштег белән социаль челтәрләргә урнаштырдылар. Казанлыларга һәм башкалабыз кунакларына мәгълүмати буклетлар, сайлау тамгасы –«галочка» төшерелгән магнитлар һәм наклейкалар өләштеләр. Һәркем үзенең туган, укыган, яшәгән, еш булган яки сайлауларга барган урынын баннердагы картадан табып, ул наклейкаларны шунда ябыштыра ала иде.


 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан