Логотип
Яңалыклар

“Татарстан-2030” стратегиясе законга “әверелде”

Бүген Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары “Татарстан-2030” стратегиясен закон буларак кабул итү турындагы закон проектын беренче укылышта карады. Әлеге проектны парламентка Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе керткән иде.

Киләсе 15 елга исәпләнгән стратегия белән депуталарны Татарстанның икътисад министры Артем Здунов таныштырды. Хәтерләсәгез, бу стратегияне әзерләү эшчәнлеге якынча ике ел элек башланып китте. Аның барышын республика лидеры Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе контрольдә тотты. Нәтиҗәдә, бу өлкәдә шактый зур эшләр башкарылды.

2015 ел башында проектны “Татарстан-2030” стратегиясенең махсус сайтына урнаштырдылар. Шул рәвешле, документ белән теләге булган һәркемгә танышу мөмкинлеге тудырылды. Әле алай гына да түгел, халык биредә проект белән бәйле үз теләк-тәкъдимнәрен дә калдыра ала иде. Стратегия турындагы иҗтимагый дискуссияләрдә исә барлыгы 2500 кеше катнашканлыгы мәгълүм.

Тулаем төбәк продукты 1,8 тапкырга артачак

- Әлеге документ тарафыннан куела торган төп максат: Татарстанны глобаль, көндәшлеккә сәләтле һәм тотрыклы төбәккә әверелдерү. Көндәшлеккә сәләтне исә, беренче чиратта, тулаем төбәк продукты күләме билгели. “Татарстан – 2030” стратегиясе исә әлеге күрсәткечне 1,8 тапкырга арттырырга ярдәм итәргә тиеш. Моның өчен төп өч юнәлеш буенча актив эшчәнлек алып бару таләп ителә: кеше капиталын формалаштыру, аны камилләштерү өчен уңайлы шартлар тудыру һәм кеше капиталына икътисади яктан ихтыяҗ булуны тәэмин итә торган иҗтимагый институтлар системасын эшләү, - дип башлады сүзен Артем Здунов.

Министр сүзләренә караганда, нәкъ менә кеше капиталы республиканың көндәшлеккә сәләтен билгеләячәк тә инде. Бу өлкәдә уңышка ирешү өчен демография, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, хезмәт базары һәм социаль яклау кебек тармакларны камилләштерү сорала.  

Милли мәгарифне үстерүгә аеруча зур игътибар бирмәкчеләр

- Мәгариф тармагына аеруча зур игътибар биреләчәк. Белем бирү сыйфатын яхшырту кирәк, чөнки төп максатыбыз: югары квалификацияле белгечләрнең республикада калуын, Татарстанны камилләштерү өчен тырышуын тәэмин итү, - дип ассызыклады министр.

Стратегия милли белем бирүгә дә зур басым ясачак.

- Кешене шәхес буларак формалаштыруда “эмоциональ” белем бирү аеруча зур роль уйный. Теге яки бу  халыкның тарихын, традиция һәм гореф-гадәтләрен, мәдәниятен  буыннан-буынга күчерүдә нәкъ менә туган тел зур роль уйный. Киләчәктә хөрмәтле буласы килгән кеше, беренче чиратта, үз туган телен ихтирам итәргә тиеш. Шуңа күрә әлеге стратегия милли белем бирүгә аеруча зур басым ясый, - дип дәвам итте сүзен Артем Здунов.

Халыкны эш белән тәэмин итү, хезмәт базарын яхшырту һәм социаль яклау тармакларына килгәндә, әлеге стратегияне әзерләүчеләр Татарстанны алга җибәрүдә эшче профессияләрне популярлаштыру зур роль уйнаячак дигән нәтиҗәгә килгән.

Традицион сәнәгать тармаклары яңарачак

- Хөрмәтле депутатлар, әлеге стратегия бүгенге эшләребезне генә түгел, ә киләсе 15 елга планнарыбызны да билгели. Без үзебез өчен традицион булган нефть һәм газ, машина төзелеше кебек сәнәгать тармакларыннан баш тартырга җыенмыйбыз. Икътисадны алга таба дөрес итеп үстерү өчен аларның структурасын үзгәртү, эш технологияләрен яңарту сорала, - дип белдерде министр.
 
Әйтергә кирәк, әлеге стратегия Татарстанның парламент вәкилләрендә яклау тапты. Аларның барысы да бу документның республика өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә бу стратегиянең мөһимлеген тагын бер кат ассызыклады.

- Без социаль-икътисади үсешне күздә тоткан Стратегияне закон буларак кабул итәбез, шул рәвешле, әлеге документтагы һәрбер пунктның ни дәрәҗәдә зур әһәмияткә ия булуын билгелибез. Хәзер республикадагы һәрбер җитәкче үз эшен шушы документка нигезләнеп башкарырга бурычлы, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Нәтиҗәдә, депутатлар әлеге закон проектын беренче укылышта һәм тулысынча кабул итте. Шунысын да билгеләп үтәбез: тиздән Татарстан Хөкүмәте әлеге стратегияне тормышка ашырырга ярдәм итәчәк программа әзерләргә тиеш.

Сылтама: http://intertat.ru/tt/dengi-tt/item/45229-%E2%80%9Ctatarstan-2030%E2%80%9D-strategiyase-zakonga-%E2%80%9C%D3%99verelde%E2%80%9D.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар