9 сентябрь көнне эшли башлаячак күргәзмәдә ХХ гасыр башында нәшер ителгән басма шәмаилләр репродукцияләре урын ала. Мәрҗәни фонды коллекциясен тәшкил иткән тупланмада егермеләп татар басма шәмаилләрен күрергә мөмкин. Аларда хаҗ объектлары һәм мөселманнарның архитектура корылмалары сурәтләткән.
Репродукцияләрдә Мәккә шәһәре күренешләре: Кәгъбатулла, Гарәфәт тавы, Мина үзәне, Мәдинәдәге мәчет, Истамбулның иман йортлары, Казанның Сөембикә манарасы, Болгардагы изге урыннар тасвирланган.
ХХ гасыр башында Казан – Россия мөселманнары даирәсендә аерым урын биләп торган. Биредә дини матбугат, шул исәптән шәмаилләр бастыру эше җайга салынган. Диндәге яңалыклар, реформалар бөтен Россиягә биредән таралган. Шуңа күрә дә мөселманнар өчен изге урыннар белән беррәттән күргәзмәдә Казанның һәм Болгарның архитектура һәйкәлләре күренешләрен дә күрергә мөмкин. Белгечләр раславынча, бүгенге көндә дә басма шәмаилләребез үзенең аңлату-мәгълүмат бирү функциясен югалтмаган.
Һәр шәмаилгә аңлатма бирелә. Бу алым киң катлам вәкилләренә теге яки бу экспонатны аңлаешлы итеп күрсәтергә мөмкинлек бирә. Гарәп телен белмәгәннәр дә экспонатларда нәрсә язылганы турында мәгълүмат ала. Проект авторлары ышандырганча, экспозиция шәрык белгечләренә генә түгел, гади кешеләргә дә кызыклы булачак. Күңел калебе, иман төшенчәләре турында фикер йөртәсегез килсә, күргәзмә белән танышмый калмагыз!
чыганак - http://intertat.ru/tt/
Татар шәмаилләрендә – изге урыннар

Казан кирмәне музей тыюлыгында урнашкан Татар шәмаиле галереясендә «Җанга якын урыннар» дигән күргәзмә ачылачак. Корбан гаете уңаеннан әзерләнгән проект чыннан да мөселман кешесенең күңеленә тансык булган изге урыннарыбыз белән таныштыра.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.