Логотип
Яңалыклар

Татар киносының киләчәге бармы?

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында татар кинематографы вәкилләре катнашында матбугат конференциясе узды. Очрашуда «ТатарКино» директоры Миләүшә Айтуганова, кинорежиссер Илшат Рәхимбай, Әтнә театрының баш режиссеры, «Мулла» фильмы режиссеры Рамил Фазлыев, киносценарийлар авторы, драматург Мансур Гыйләҗев, «Мулла» фильмының идея авторы һәм продюсеры Марат Әхмәтшин катнашты һәм журналистлар сорауларына җавап бирде. Чараның төп темалары – Татар киносы атналыгы, «Мулла» фильмы премьерасы һәм татар кинематографының үсеш перспективалары турында иде. 

25–30 апрельдә республикада «Татар киносы» атналыгы, ягъни татар фильмнары көннәре узачак. Аның төп максаты – Татарстанда 15 ел эчендә булган кинолар үсешен күрсәтү. Һәм ул 15 ел элек төшерелгән «Күктау» фильмы (режиссеры Илдар Ягъфәров) белән башланып китәчәк. Булат исемле малайны уйнаган Йосыф Бикчәнтәев тә киләчәк анда. 15 ел узгач, Йосыф ничек үзгәргән – тамашачы өчен кызыклы очрашу булыр дип көтелә. Кино атналыгының һәр көне бер-ике авторга багышланган. Икенче көнне, 26 апрельдә Салават Юзеевның Габдулла Тукайга багышланган «121» фильмын карарга мөмкин булачак. Зур шау-шу кузгаткан «Курбан-роман» фильмы да шул көнгә билгеләнгән. 27 апрельдә тамашачылар Илшат Рәхимбай, Фәрит Дәүләтшин, Байбулат Батулла фильмнары белән танышачак. 28 апрельдә «Мулла» фильмын (Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча куелган) караячаклар. Татар язучылары әсәрләре буенча куелган «Ак чәчәкләр» (режиссеры – Ренат Әюпов), «Тапшырылмаган хатлар» (режиссеры – Рөстәм Рәшитов) фильмнары шулай ук татар киносы атналыгында күрсәтеләчәк. Бу фильмнарны республика кинотеатрларында да карап булачак. 

Кино ул шундый сәнгать – бөтен дөньяны, бөтен милләтләрне берләштерә! Ул фильм дөньяның төрле ноктасында күрсәтелсен, аның төп вәкаләте дөньяны матурлау булсын. Милли колорит югары дәрәҗәдә күрсәтелсен. Очрашуда әнә шул фикер яңгырады. «Татарстан Республикасында кинематография үсеше» дигән программага нигезләнеп, киләчәктә Гаяз Исхакый, Әмирхан Еники, Фатих Әмирхан кебек классик язучыларның әсәрләрен экранга чыгарырга әзерләү турында әйтелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин татар теле укытучысы. Мәктәп программаларында татар әдәбиятына атнага бары 1 сәг. бирелә. Бу бик аз. Әсәрләрне өстән-өстән генә укып китәбез. 2-3 өзек укып кына әсәргә ничек анализ ясамак кирәк ди. Әгәр дә программада карлган әсәрләр буенча фильмнар булса, эш күпкә җиңеләер иде. Кайчандыр телевизордан А.Гыйләҗевның "Җомга көн кич белән", М.Хәсәновның "Язгы аҗаган" әсәрләре буенча төшерелгән телевизион фильмнар күрсәтәләр иде, каядыр юкка чыкты алар. Ә.ЕНикинең "Әйтелмәгән васыять", Ш.Камалның "Буранда" әсәрләре буенча фильм төшерелсен иде. Телевидение фондында булган фильмнарны, спектакльләрне (программада каралганнарын) мәктәпләргә җиБәрсәләр, без бик шат булыр идек.

    Хәзер укыйлар