“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына 25 ел тулды

Бүген Татарстан һәм Россия тормышы турында оператив мәгълүмат бирүче абруйлы һәм профессиональ чыганакларның берсе “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы 25 еллыгын билгеләп үтә.
Бүген, шулай ук, танылган журналист Леонид Толчинскийның агентлык белән җитәкчелек итә башлавына да нәкъ 10 ел тула. Агентлык КПСС Татар өлкә комитеты бюросы карары белән, 1990 нчы елның 6 нчы июнендә оешкан. Документ астында үз имзасын КПСС өлкә комитеты секретаре Минтимер Шәймиев куйган.
“Татар-информ” МА юбилеен ике этапта билгеләп узачак. Искәртеп узыйк, элегрәк Татарстан журналистлары өчен “ГТО-шоу” оештырылган иде, ул ГТО нормаларын бирү декадасы кысаларында һәм “Татар-информ”ның 25 еллыгы хөрмәтенә узды.
Беренче этапта республика ММЧларының 40 ка якын вәкиле катнашты. “ГТО-шоу”ның икенче этабы июнь аенда “Свияга” стендка ату комплексында үтәчәк. 16 нчы июньдә “Татар-информ” агентлыгының 25 еллыгы хөрмәтенә Казанда тантаналы кичке аш узачак.
“Татар-информ” МА – әйдәп баручы мәгълүмат агентлыгы, 25 ел эчендә Татарстан һәм Идел буеның эре гаммәви мәгълүмат чарасы буларак абруй казанган. Колоссаль эш тәҗрибәсе, журналистларның профессиональлеге, Калининградтан алып Владивостокка кадәр шәхси корреспондентлар челтәре – болар барысы да “Татар-информ” МАна Татарстан, Россия һәм дөнья турында иң тулы һәм хакыйкый мәгълүмат чыганагы буларак ышанган киңкүләм аудитория яуларга мөмкинлек бирде. Көн саен, тәүлегенә 24 сәгать, “Татар-информ” рус телендә 250, татар телендә 40 ка кадәр оригиналь (рус телендәге версияне кабатламаган үз мәгълүматы, шул исәптән Ерак чит илләрдә яшәүче татарлар өчен латиницада) һәм инглиз телендә 25-30 яңалык урнаштыра.
Ай дәвамында, тулаем алганда, агентлыкның 1 млн га якын язмасы укыла. “Татар-информ” базасында ТРда тиңдәше булмаган заманча җиһазландырылган һәм пресса өчен чаралар уздыру өчен иң зур ихтыяҗ булган матбугат үзәге булдырылган.
Максим Зарецкийның “Берега, берега”, Михаил Капланның “Казан” һәм “Иннополис. Хыялдагы шәһәр” махсус проектлары республика өчен генә түгел, ил өчен дә уникаль медиапродуктлар булып санала.
2015 нче елда, шулай ук, социаль челтәрләрнең яңалыклар тасмасы булган уникаль “Социаль хаб” проекты гамәлгә кертелде.
Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/06/110177/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.